Намаз - җәннәт ачкычы
«Дөреслектә, намаз – гөнаһлардан һәм кабәхәтлектән (саклый)».
Намаз (әс-саләһ) гарәп телендә «гыйбадәт», шәригатьтә – «мәҗбүри билгеләнгән гамәл: тәкбирдән (Аллаһы Әкбәр дип әйтү) башлап һәм тәслим (намаз азагында сәлам бирү) белән төгәлләү» дигәнне аңлата.
Кыямәт көнендә кешедән иң беренче соралачак нәрсә – намаз укыганмы, юкмы. Чөнки ул – Исламның иң мөһим баганасы. Әгәр берәү белә торып, намаз укымыйча, аннан читләшсә, яки намаз укучы кешене мыскыл итсә, ул кяфергә әйләнә (имансыз була).
Намаз укымаучыларның ике төркеме бар:
1. Кяферләр (имансызлар), Аллаһыга ышанмаучылар, исламны дин буларак кире кагалар, һәм тулысынча намазны инкарь итәләр.
2. Фасикълар (бозык гөнаһкярләр), Аллаһыны, исламны һәм намазны таныйлар, ләкин ялкауланып намаз укымыйлар. Шуның өчен алар мөселман булып саналалар, әмма бик зур гөнаһ кылган кешеләр булып
исәпләнәләр. Аллаһы Тәгалә мөселманнарны тасвирлаганда, аларны намаз укычылар итеп сурәтли. Намаз укымаучы мөселманнарны һәм шулай ук намазга илтифатсыз булганнарны да, Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгалә
җәһәннәм белән куркыта, газапка тартачагын белдерә.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйткәнчә:
«Мөселман кяфердән намаз укуы белән аерыла».
Ләкин намаз – ул билгеләнгән хәрәкәтләр ясау гына түгел, бу гыйбадәтне хошугы белән кылу таләп ителә. Ягъни түбәнчелек белән, Аллаһыдан куркып буйсынган хәлдә уку, ихласлык белән карусыз үтәүне билгели. Һәм намаз эчендэ генә түгел, ә аннан соң да изге гамәлләр кылуны дәвам итүне күздә тота.
Коръәни Кәримдәге аяттә әйтелгәнчә:
«Дөреслектә, намаз – гөнаһлардан һәм кабәхәтлектән (саклый)».
Аллаһы Сөбеханәһү вә Тәгалә мөселманнарга көн саен, биш вакыт намаз укуны фарыз итеп йөкләгән. Һәр намаз үз вакытында төгәл укылырга тиешлеге билгеләнгән. Намаз үз вакытыннан алда укылса, кабул ителми, намаз буларак исәпкә алынмый. Әгәр төрле сәбәпләр белән намазвакытында укылмый калса, аны каза кылырга (соңрак үтәп, өстән төшерергә) кирәк була, икенче төрле әйткәндә, укылмый калган намаз
башка бер вакытта үтәлергә тиеш. Ләкин үз вакытында укылмыйча, казага калган намаз тиешле әҗер савабын китерми, бары тик Аллаһы Тәгалә йөкләгән җаваплылык кына өстән төшә. Шуның өчен ничек кенә булса да, намазны үз вакытында уку тиешле.
Чыганак: https://vk.com/public158700674?w=wall-158700674_30698
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев