САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

"Менә хәзер тавыш чыга инде"

Сарман авылында Муса Җәлил урамы буенча бик уңайлы тротуар үтә, ләкин, ни гаҗәп, үтеп баручылар тротуарны читләтеп сукмак салганнар. Шул сукмактан үтеп баручы егеткә сорау бирдем. Нигә син тротуардан төшеп, уңайсыз сукмактан киттең? Артур Шәрипов: - Тротуар чатлы багана астыннан үтә бит. Бәләкәй чактан ук калган гадәт инде. Хорафатларга ышанам....

Сарман авылында Муса Җәлил урамы буенча бик уңайлы тротуар үтә, ләкин, ни гаҗәп, үтеп баручылар тротуарны читләтеп сукмак салганнар.
Шул сукмактан үтеп баручы егеткә сорау бирдем.
Нигә син тротуардан төшеп, уңайсыз сукмактан киттең?
Артур Шәрипов:
- Тротуар чатлы багана астыннан үтә бит. Бәләкәй чактан ук калган гадәт инде. Хорафатларга ышанам. Кара песи юлны чыкса да, башта таш атам, аннан гына үзем чыгам.
Хорафатларга ышанучылар арабызда шактый күп.
Рафис Низамов:
- Юл аркылы буш чиләкле кеше чыкса, туктыйм да, башка машина үткәнен көтеп торам.
Лилия Асылгәрәева:
- Бер танышымның ире тоз түксәң: " менә хәзер тавыш чыга инде",- ди дә, тавышлана башлый.
Әлеге чатлы багана "Тәүфыйкъ" мәчете тирәсендә урнашкан. Җомга намазыннан чыгучылардан да бу хакта сорадым.
Динар Зәйдуллин:
- Кешенең канына сеңгән инде ул. Әти-әни тәрбиясеннән, халык фикереннән чыга мондый хорафатларга ышану.
Гөлсинә Моталипова:
- Аңламаган кешеләр чатлы багана астыннан чыксам, чир алабыз, сүзем үтми һ.б. дип уйлыйлар. Ләкин алар бик ялгышалар. Аллаһ безне үзе саклый.
Киң таралган хорафатлар.
Кашык төшсә - кунак килә, очкылык тотсаң - кемдер сөйли, бер кеше берәр нәрсә әйткәч төчкерсә - дөрес әйтә дип уйлау, кич белән акча бирсәң - кулыңда акча тормас, өйдә сызгырсаң - акчаң булмый, кешегә күз тимәсен өчен киемгә булавка тагып йөрергә кирәк, өстәл өстендә утырсаң - кечкенә каласың, фонтанга тиен ыргыту бәхет китерә, иләктән карасаң - киявең шадра була, караңгыда ашасаң - киявең бур була, кич белән идән себерсәң - фәкыйрьлек килә.
Хорафатларга ышану кече ширеккә илтә. Ә ширек - ул иң зур гөнаһларның берсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев