САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Мәчетләребез нур чәчә

Районның “Тәүфыйк” һәм “Бәрәкәт” мәчетләре биналарын тышкы яктан утлар белән яктырттылар.

Ерактан ук үзенә җәлеп итүче иман йортлары һәр татар авылының күрке булып торалар. Әйе, мәчетләр күзләребезне иркәләп, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел, алардан иман, нур бөркелә, азан тавышы яңгырап, намазга чакыра. 
Район үзәгендә урнашкан ике мәчетне күптән түгел тышкы яктан яктырту корылмалары белән бизәделәр, алар тагын да купшыланып, ямьләнеп киттеләр. Әлеге эш-гамәлләр «Нурлы ислам» проекты кысаларында башкарылды. Ул авыл мәчетләрен гади ысуллар белән төсле яктырту өстендә эшләүгә нигезләнгән. 2019 елдан гамәлгә кертелгән проектның җитәкчеләре — Казанның танылган психологы Зөлфәт Зарипов һәм Татарстан Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты әгъзасы Ринат Исламов.

— Республикабызда 1500дән артык мәчет төзелгән. Шәһәр мәчетләре төнлә яктырып торганда, нишләп әле авыл мәчетләре караңгыда булырга тиешләр, дип уйладык. Максатыбыз — авыл мәчетләренә дә төнге тормыш җанлылыгы бирү. Проектта сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәт (салләллаху галәйһи вәссәләм) яраткан төсләре кулланыла: ак, яшел, кара. Безнең тарафтан бүгенге көнгә кадәр 31 мәчет нурландырылды. Кызыксынганнарга шунысы да мәгълүм булсын: үзебезнең телеграмм каналында атнага ике мәртәбә өч — татар, гарәп, урыс телләрендә яктыртылган мәчетләребезнең тарихларын туплап барабыз, хәзрәтләрдән килгән видеоязмаларны урнаштырабыз, — диделәр проект җитәкчеләре.

Раббыбыз Аллаһның рәхмәте белән, «Нурлы ислам» проекты безнең мәчетләребез манарасын да бик матур итеп яктыртты. 

— Бер елдан бирле мәчетне яктыртырга дип ниятләп йөргәндә, Аллаһның рәхмәте белән, әлеге проект хуҗалары пәйда булдылар. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең шәгаир күреп торган гыйбадәтханәләрен, гыйбадәт кыла торган җирләрне олылый икән, ул тәкъвалыктан булып санала». Шуның өчен бу проектның җитәкчеләренә һәм проектта катнашучы барча кешеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларын биреп, Аның рәхмәтләре яуса иде, изге эшләре дәвамлы булсын. Татарстаныбызның һәрбер авылларындагы мәчетләрне яктыртып чыгарга насыйп әйләсен, — диде «Бәрәкәт» мәчетенең имам-хатыйбы Габдрахман хәзрәт Галәветдин.

— Егетләребез тарафыннан «Тәүфыйк» мәчетенә дә утлар куелды. Чынлап та, бик матур чыкты. Аллаһның йортлары, башка биналарга караганда, тагы да матуррак, нурлырак булсын, диеп тырышкан егетләребез-кызларыбызга зур рәхмәтләребез барып ирешсен. Мәчетебез нуры тыштан да, эчтән дә җәлеп итәрлек булып, Сарман яшьләрен һәм өлкән буынны дингә китерүгә бер сәбәп әйләсен. Тәмле, хуш исле чәчәк кебек, үзенә җәлеп итеп торучы биналардан булса иде, — диде «Тәүфыйк» мәчете имамы Илнур хәзрәт Сабуров. 

Кем мәчетне җанландырса, алты нигъмәткә ия була:

— Аллаһы Тәгалә аның йортын җанландырыр;

— фәрештәләр аның белән булачаклар;

— авырып китсә, фәрештәләр, хәлен белергә дип, аның янына килерләр;

— эшендә фәрештәләр ярдәм итәрләр;

— мәчет дога кылыр;

— иманына бай булыр.

Йә Раббыбыз Аллаһ, барлык мәчетләрдә дә биш вакыт намазына азан әйтелеп, биш вакыт намазына халык белән тулса иде. Мәчетләребездә дин дәресләре укытылып, Коръән-хафизлар, галимнәр, дингә өндәүчеләр күбәеп, халыкка хезмәт итәргә, җәмгыятебезгә файдалы булырга насыйп итсә иде. Әмин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев