САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

КЫЯМӘТ КӨНЕНДӘ ХАТЫН-КЫЗ ӨЧЕН ИРЕ ҖАВАП БИРӘЧӘКМЕ? ЙОСЫФ ХӘЗРӘТ ДӘҮЛӘТШИН ҖАВАБЫ

"Теге дөньяда хатын-кыз өчен ире җавап тотачак", - дигәнне ишеткәнем бар. Бу дөрес сүзме?" - дип сорый укучыбыз. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавап бирә. - Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Аллаһы Тәгалә һәр кешегә кемдер каршында бурычлар билгеләгән. Мәсәлән, бала әти-әнисе каршында җаваплы,...

"Теге дөньяда хатын-кыз өчен ире җавап тотачак", - дигәнне ишеткәнем бар. Бу дөрес сүзме?" - дип сорый укучыбыз. Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин җавап бирә.

- Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!

Аллаһы Тәгалә һәр кешегә кемдер каршында бурычлар билгеләгән. Мәсәлән, бала әти-әнисе каршында җаваплы, ә ата-ана баласы каршында җаваплы. Ир гаиләсе каршында җаваплы санала. Ул балаларын, хатынын ашатырга-эчертергә, яшәү урынын булдырырга, тәрбияләргә тиеш. Шуны да онытмаска кирәк: хатын-кыз да ире каршында җаваплы. Ул ир хакын үтиме, күңелен күрәме, аны карыймы, сөендерәме... Һәркем нәрсә өчен һәм кем каршында җаваплы - Кыямәт көнендә шулар өчен сорау алыначак. Шуңа күрә, димәк, ир-ат үзенең гаиләсе өчен, хатын-кыз да ир-ат каршындагы бурычларын ничек үтәве хакында җавап тотачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X