САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Күтәмәледә "Ихлас" мөселман хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Рәйханә Ханнанова белән очрашу үтте

2 апрельдә Күтәмәле мәдәният йортында республиканың "Ихлас" мөселман хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Рәйханә Ханнанова белән очрашу үткәрелде. Аның белән күрешеп сөйләшү, вәгазьләрен тыңлау, кызыксындырган сорауларга җаваплар алу анда катнашкан һәркем күңеленә хуш килде. Ул ислам дине, намаз уку, әдәп-әхлак кагыйдәләре турында сөйләде. Бу кагыйдәләрне һәркем үтәргә тиешлекне аңлатты. Очрашуның нәтиҗәсе буларак,...

2 апрельдә Күтәмәле мәдәният йортында республиканың "Ихлас" мөселман хатын-кызлар җәмгыяте җитәкчесе Рәйханә Ханнанова белән очрашу үткәрелде. Аның белән күрешеп сөйләшү, вәгазьләрен тыңлау, кызыксындырган сорауларга җаваплар алу анда катнашкан һәркем күңеленә хуш килде. Ул ислам дине, намаз уку, әдәп-әхлак кагыйдәләре турында сөйләде. Бу кагыйдәләрне һәркем үтәргә тиешлекне аңлатты. Очрашуның нәтиҗәсе буларак, авылыбыз мәчетендә мәдрәсә ачып, гарәп графикасын өйрәтү, дин нигезләрен тирәнрәк үзләштерү мөһимлеге турында карарга киленде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев