САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Кәүҗияк авылында Ифтар мәҗлесе зурлап үткәрелде

Җиһанда бөек ай, айларның солтаны булган Рамазан ае хәкимлек итә.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: «Көннәрнең олугысы – җомга көне, ул ике гает, Гарәфә, Гашүрә көннәреннән дә олуграк. Кичәләрнең олугысы – Кадер кичәсе, айларның олугысы – Изге Рамазан ае». Күпләребез Аллаһы ризалыгы өчен ураза тота, ифтар мәҗлесләре оештыра. Туганлык, дуслык хисләре көчәя. Башка бер айда да булмый торган рәхәтлекләр кичерелә. Уразадагы мөһим гамәл ул – авыз ачтыру. Әлеге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала. Ифтар мәҗлесе Кәүҗияк авылында да зурлап үткәрелде. Бу мәҗлесне Хөснетдинов Диккат, Хафизов Рамил, Мәрданшин Илнар, Тузиева Розалия, Хөснетдинов Фиргат, Маликов Рамил, Калимуллин Расих үткәрделәр. Бакча коллективы, мәдәният һәм китапханэ, авыл җирлеге хезмәткәрләре күчтәнәчләр алып килделәр. Габдрахманова Вәҗидә кул астында эшләүче ашханә эшчеләре бик тәмле итеп аш-су әзерләделәр. Мәҗлес муллабыз Карамов Фәниснең Изге Рамазан ае белән котлавы һәм ураза тотуның әҗер- саваплары белән таныштыруыннан башланды. Аннан соң абыстаебыз Фахрисламова Саимә җитәкчелегендә мәчеткә йөрүчеләр коръәннән сурәләр укыдылар. Түбән Камадан кайткан Зөлфия апаның да чыгышы да бик үтемле булды. Авыл халкы ифтар ашыннан бик канәгать калды. Ифтар мәҗлесен оештыручыларга, әзерләүчеләргә җан тынычлыгы, күңел байлыгы, бәрәкәтле тормыш, бетмәс- төкәнмәс сәламәтлек, гаилэ иминлеге телибез. Һәммәбезгә дә бәхетле язмышларда яшәргә язсын. Амин!!!

Ветераннар советы рәисе Шакирова Фәүзимә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев