САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Кече Нөркәй мәчетен салуда үз өлешебезне кертик

Үткән гасырның 30 нчы елларына тикле авылыбызны ямьләндереп мәһабәт мәчет бинасы басып торган, азан тавышлары яңгыраган. Бабайларыбыз, сөенеп-шатланып, мәчеткә җәмәгать белән намаз укырга йөргәннәр. Тик, заманалар үзгәреп, мәчетебезнең манарасын кисеп ташлаганнар, намаз укулар тыелган. Мәчет бинасын клубка әйләндергәннәр, ашлык амбары да булып хезмәт иткән ул. Ниһаять, авылларда мәчетләр торгызыла башлаган...

Үткән гасырның 30 нчы елларына тикле авылыбызны ямьләндереп мәһабәт мәчет бинасы басып торган, азан тавышлары яңгыраган. Бабайларыбыз, сөенеп-шатланып, мәчеткә җәмәгать белән намаз укырга йөргәннәр. Тик, заманалар үзгәреп, мәчетебезнең манарасын кисеп ташлаганнар, намаз укулар тыелган. Мәчет бинасын клубка әйләндергәннәр, ашлык амбары да булып хезмәт иткән ул.

Ниһаять, авылларда мәчетләр торгызыла башлаган шатлыклы көннәр килеп җитте. "Ихлас" мәчете оешмасы ясату, теркәү үтү, ИНН алу, банкта счет ачу, пичәт ясату эшләре артта калды. Кыенлыкларсыз булмады, әлбәттә. Акчалата ярдәм сорап, газеталарда, радиода белдерүләр белән чыктык. Аллаһыга шөкер, авылдашларыбыз, дин кардәшләребез җавапсыз калмадылар, күп ярдәм күрсәттеләр. Мәчетебезнең проектын ясатырга, нигезен салырга мөмкинлекләр туды. Мәчет ихатасын әзерләргә, чистартырга керештек. Авылдашларыбыз, кабат-кабат килеп, өмәдә катнаштылар. Мондый эшләрдә зур тәҗрибәсе булган имам-хатыйбыбыз Назыйф Закиров зур өлеш кертте, аның киңәшләре дә бик урынлы булды. Архитектор Алмаз Мөһлиев ясаган проект-схема буенча прораб Илнур Нуриев җитәкчелегендә мәчетебезнең нигезен салу башланды. Кыйбла юнәлешен билгеләү барыбыз өчен дә дулкынландыргыч булды. Кирәкле материаллар да кайтты. Мансур Нәбиуллин эшчеләрне үз өендә яшәргә чакырды. Мөнирә Нәгыймова, Мәдинә Әхмәтшина, Фәридә Нуретдинова, Галия Нәбиуллина, Гөлнира Кашапова чиратлашып эшчеләрне ашаттылар, сыйладылар. Мәчетебезнең нигезен салу уңае белән, безнең авылда да мәчет булыр, дигән шатлыгыбыз арта. Билгеле, төзеп бетерергә тагы да күбрәк көч, ярдәм кирәк булачак. Күмәк көч белән генә башкарып чыга алабыз бу олы эшне. Авылдашлар, дин кардәшләребез, авылыбыз, районыбыз җитәкчеләре, инвесторлар ярдәмнәрен кызганмаслар, киләчәктә дә мәчетебез төзелешенә зур өлеш кертерләр, дигән ышаныч зур.
Хәзергә вакытлыча мәчет ихатасында элегрәк яшәгән әбидән калган өйне кулланабыз. Авылыбызның әби-апалары аны юдылар, буядылар, паласлар җәйделәр. Бу кечкенә генә өйдә инде намаз укырлык булды, җомга намазы да укыдык. Бу намаз тарихи вакыйгага тиң булырлык икән. Мәчетнең манарасын кискәннән соң, 75 еллар чамасы бу мәчет ихатасында намаз укылмаган. Шул кадәр вакыттан соң бу беренче җомга намазы иде. Җомгага 40 ка якын кеше җыелды. Авылыбызда азан яңгырады. Сүз уңаеннан, "Намаз укырга өйрәнәсебез килә", диючеләр шактый. Мөнирә абыстаебыз өйрәтергә бик тә риза.
Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтләре яусын бу саваплы эшләрдә катнашучыларның һәрбарчасына. Әйдәгез, мәчет салуда катнашу савапларыннан да мәхрүм булып калмыйк! Мәчет салуда катнашу аеруча саваплы, җәрия садакасыннан хисаплана, ягъни мәчет күпме заманнар тора һәм бер генә булса да догалар кылучы калганчыга тикле тукталмыйча, вафат булганнан соң да саваплары килеп тора. Мәчетебез ачылу көннәренә, садака бирүчеләрнең исемнәрен зикер итеп, махсус шөкер дәфтәре чыгарырга уйлыйбыз, инша Аллаһ.
Зөлфирә
Нәбиуллина-Бойко, Киев-Сарман.
Акча күчерү өчен счет:
Банк - ОАО "Ак Барс" банк, БИК: 049205805, ИНН: 1636006338, КПП: 163601001, кор. счет: 30101810000000000805, исәп-хисап счеты: 40703810405210006479, оешма исеме: ММРО Приход мечети "Ихлас" с.Большое Нуркеево. Түләү поручениесендә "Благотворительность на строительство мечети" дип күрсәтергә.
Хәбәрләшү өчен: Назыйф Закиров, Зур Нөркәй авылы имам-хатыйбы; Фәйрүзә Яхина, Зур Нөркәй авылы, т.: 7 (85559) 4-62-12; Зөлфирә Бойко, Киев шәһәре, 380 (44) 412-25-73, e-mail: sawablar@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев