САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Кадер төне кайчан була?

Бу мәсъәләдә галимнәр төрле фикердә.

Берәүләре Кадер төне Ураза аеның - егерме беренче көнендә, икенчеләре - егерме өчендә, өченчеләре - егерме бишендә, дүртенчеләре - егерме тугызында, диләр. Пәйгамбәребез с.г.в. мөбарәк төнне соңгы ун төннән эзләде. “Кадер төне - Рамазанның ахыргы ун төнендә. Кем аларны уяу үткәрә, Аллаһ аның кылган һәм кылачак гөнаһларын кичерә. Бу да так санлы төндә. Тугызынчы, жиденче, бишенче яки өченчесендә”, - дигән ул.
Без бу сорау белән “Тәуфыйк” мәчете имам-хатыйбы Илнур хәзрәткә мөрәҗәгать иттек. Аның җавабы сезгә дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз, хөрмәтле төркемдәшләр.
- Рамазан аен ел буе сагынып көтсәң дә, изге көннәр сизелми дә үтә. Көн арты көн килеп, Раббысына тугры бәндә кадерле вакытларны изге гамәл, Коръән укуга сарыф итә. Тоткан руза калебне йомшарта, торган кыямнар сабыр, әхлаклы итә, укыган аятьләр гафиллектән уята. Тән итәгать кыла, тел зикер итә, җан уйлана, гыйбрәт ала. Кунакның китәр вакытлары җиткәч, кадере арта. Рамазанның ахыргы ун көнендә иман әһеленең изгелекләре өстәлә, “Рәхмәтенә ирешермен, гөнаһымнан пакьләнермен, уттан котылырмын”, - дигән өметләр арта.
“Рамазанның ахыргы ун төне җитсә, Аллаһның илчесе с.г.в. төннәрен намазларда үткәрде, гаиләсен уятты. Гыйбадәттә аеруча зур тырышлык күрсәтте һәм изәрен катырак бәйләде.” (Изәр - чалбар. Пәйгамбәребез с.г.в. ул вакытларын хатыннарыннан башка үткәргән). “Аллаһның илчесе Рамазанның ахыргы ун төнен мәчеттә үткәрде һәм: “Кадер төнен Рамазанның ахыргы ун төнендә эзләгез,”- диде.” (Бухари һәм Мөслим.)
Әйе, Рамазанның ахыр ун төне безгә башына таҗ кигән Кадер төнен алып килә. Ул төннәрнең берсен кулдан ычкындырсаң, кире кайтара алмыйсың. “Дөреслектә Без аны (Коръәнне) Кадер төнендә иңдердек. Кадер төне мең айдан хәерлерәк. Ул төнне Аллаһның теләге илә барча әмерләр белән фәрештәләр һәм Рух (Жәбраил) иңә. Ул таң беленгәнче иминлектер.” (Кадер сүрәсе). Ибн Габбәс әйтә: “Кадер төнендә Аллаһ Коръәнне Ләүхүль-Мәхфүздән дөнья күгендәге Бәйтүль-Гыйззәгә берьюлы иңдерде. Соңыннан Коръән 23 ел дәверендә пәйгамбәребезгә с.г.в. кисәк-кисәк булып иңде”.
Ни өчен ул төн Кадер төне дип аталды? Кадер - кодрәт, бу төн Аллаһ каршында иң кодрәтле һәм иң хөрмәтле төндер. Кадер –- тәкъдир, бу төндә ел әйләнәсенең язмышы тәкъдир кылына. Аллаһ Тәгалә әйтте: “Ул төндә һәрбер хикмәтле эш бүленә”. (Дүхан – 4).
Соңра Кадер төнен Коръән иңү белән үзенчәлекле иткән Аллаһ, ул төннең тагын бер өстенлеген бәян итеп: “Кадер төне мең айдан хәерлерәк”, - дия. Ул төнне гыйбадәттә, намаз, Коръән уку, зикерләр әйтү һәм дога кылуда үткәрү мең ай гыйбадәтеннән дә хәерлерәк. Мең ай ул 83 ел һәм 4 ай була. Ул төндә җир йөзенә Аллаһ кешеләргә тәкъдир кылган һәрбер яхшы вә яман эш белән Жәбраил һәм башка фәрештәләр төшәләр. “Ул таң беленгәнче иминлектер”. Ягъни Кадер төнендә җир өстенә төшкән фәрештәләр бәракәт, тынычлык һәм хәерлелек белән төшәләр. Бигрәк тә ул фәрештәләр Коръән укучылар, Аллаһны зикер итүчеләр һәм гыйлем өстәүчеләр белән бергә булалар. Шайтан да ул төнне үзенең мәкерлекләрен кыла алмый. Пәйгамбәребез с.г.в. Кадер төненең намазлары турында: “Кем Кадер төнен иман белән һәм Аллаһның әҗерен өмет итеп кыямда үткәрә, аның элек кылган гөнаһлары гафу ителә”, - диде. (Бухари, Мөслим). Гаишә р.г. пәйгамбәребездән с.г.в.: “Кадер төненә ирешсәм, нәрсә дип әйтим?” – дип сорагач, Ул с.г.в: “Әллаһүммә иннәкә Гафүввүн, түхиббү–льгафвә фәгьфү ганнии”- дип әйт,” – диде. (Тирмизи) Тәрҗемәсе: “Йә Аллаһ, дөреслектә син гафу итүчедер, гафу итәргә яратасың, мине гафу итче!”
Кадер төненең үз галәмәтләре бар. Пәйгамбәребез с.г.в. әйтте: “Кадер төненең галәмәтләреннән: ул якты ай кебек саф, нурлы, тыныч, имин, салкын да, эссе дә түгел. Һәм ул төнне бер йолдызга да атарга хәләл түгел”. “Ул көннең кояшы нурсыз, тулы ай кебек. Шайтанга ул көнне кояш белән чыгарга хәләл булмый”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев