САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Исламда сыра һәм никотинга караш нинди?

Татарстан Диния нәзарәте сайтында пиво (сыра) һәм тәмәке мәсьәләсенә аңлатма бирелә. Текстта сыра пиво дип бирелү сәбәпле, төшенчәне шул рәвешле калдырабыз.

- Әссәламү галәйкүм! Исламда пиво һәм никотинга караш нинди, аңлатсагыз иде.

- Үә галәйкүм әссәлам!

1. Никотиннан башлыйк. Аның шәригатьтәге хөкеме организмга китергән зарары белән билгеләнә. Никотиннан ясалган сагызлар, таблеткаларга килгәндә исә, бик катгый кирәк булганда гына искәрмә буларак кулланырга ярый, мәсәлән, тәмәке тартуны ташларга теләгән кешегә. Әле өстәвенә ул сагызларның составы да шикле булырга мөмкин, аңа да игътибар итәргә кирәк. Шунлыктан, никотинның даруханәләрдәге вариантларына мөрәҗәгать итү (мәсәлән, никотин ябыштыргычлар) хәерлерәк булыр.

2. Безгә билгеле булганча, никотин исерткеч матдә булып саналмый, әмма үзегезнең тәҗрибәне искә алу кирәк: әгәр никотин сезгә исерткеч тәэсир ясый икән, димәк, аны куллану ярамый. Гомумән, никотин куллану ияләшүгә, ә аннары начар гадәткә әверелергә мөмкин.

3. Хәмерсез пиво. Пиво бары тик ГОСТ таләпләре буенча гына алкогольсез санала. Ә шәригать буенча составында бөтенләй алкоголь булмаган эчемлек кенә исерткеч булмаганнар рәтенә керә. Мондый эчемлекләрнең рөхсәт ителү-ителмәве ике билге буенча билгеләнә: а) бу эчемлек кешегә исерткеч тәэсир ясыймы, юкмы; б) эчемлек җәмгыятьтә ничек кабул ителә. Әгәр ул хәмер булып санала икән, ул хәрам була. Мондый эчемлекне куллану, исертмәсә дә, фетнәләргә китерергә мөмкин. Пиво белән дә шул ук хәл.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Чыганак: https://intertat.tatar/news/islamda-syra-ham-nikotinga-karas-nindi-5852316

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев