САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Иске Минзәләбашта мөнәҗәтләр көйләделәр

Идел Болгарында ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы, мөселманнарның көтеп алынган ае – изге Рамазан җитү уңаеннан, Иске Минзәләбашта мәнәҗәтләр кичәсе үтте.

Ул татар халкының гореф-гадәтләрен саклап калуда, балаларыбызны рухи яктан тәрбияләүдә, ана телебезне үстерүдә зур әһәмияткә ия. Чараны авыл мәдәният йортында “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Сарман бүлеге оештырды.
“Мөнәҗәт” - гарәп сүзе, Аллаһка сыгыну, ярдәм сорап ялвару, ихлас күңелдән эчеңне бушатып, җиңеллек һәм котылу эзләү дигәнне аңлата.
- Кичәгә авыл мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сүнмәс ялкын” фольклор коллективы, авыл өлкәннәре һәм балалар, Мортыштамак авылыннан Мөнирә Исмәгыйлева, Галия Гәрәева килгәннәр иде. Барыбыз да бергәләп “Диде Муса” мөнәҗәтен көйләдек, матур теләкләр әйтештек. Әлфия апа Мөхәммәтҗанова “Бу мөбарәк җомга көн” мөнәҗәтен көйләде. Кунакларыбыз да “Анам теле” мөнәҗәтен бүләк иттеләр, - дип хәбәр итте оешманың Сарман бүлеге җитәкчесе Ильмира Салихова.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев