САРМАН
  • Рус Тат
  • Иске Минзәләбаш мәктәбе укучылары мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә аеруча игътибарлы

    Иске Минзәләбаш мәктәбендә Инвалидлар декадасына багышланган чаралар узды.

    Укучылар мөмкинлекләре чикләнгән бала тәрбияләүче Әминә апага барып кайттылар. Хуҗалык буенча ярдәм итеп, бүләкләр тапшырдылар.

    Мәктәптә “ Толерант бул” дип аталган класс сәгате узды. Балалар бер-береңне аңлап, ярдәмләшеп яшәргә кирәклеген аңладылар. Бөтен кеше дә бер стандартка туры килергә тиеш түгел, һәр кеше үзенчәлекле дигән нәтиҗәгә килделәр.

    Һәрберебез үзебез турында гына түгел, ә башкалар турында да уйларга өйрәнсәк иде. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрне урап узмыйк, яхшылык эшләргә иренмик!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: