Бүген мөселман халкы иң изге бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үтә. Районыбыз үзәгендә, бистә, авылларда Гает намазлары, вәгазьләре укылды, бәйрәм коймагы белән сыйландылар. http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14551.html 13.00 сәгатьтә "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы паркка райондашларны корбан итеннән авыз итәргә чакырдылар. Бәйрәм котлавыннан, вәгазьләрдән соң балалар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр укыдылар. Соңыннан бәйрәмдә...
Бүген мөселман халкы иң изге бәйрәмнәребезнең берсе - Корбан гаетен билгеләп үтә. Районыбыз үзәгендә, бистә, авылларда Гает намазлары, вәгазьләре укылды, бәйрәм коймагы белән сыйландылар. http://sarman-rt.ru/component/k2/item/14551.html
13.00 сәгатьтә "Дулкын" спорт-сәламәтләндерү үзәге артындагы паркка райондашларны корбан итеннән авыз итәргә чакырдылар. Бәйрәм котлавыннан, вәгазьләрдән соң балалар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр укыдылар. Соңыннан бәйрәмдә катнашучылар корбан итеннән пешерелгән пылау белән сыйландылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз