САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Бүген районыбыз мәчетләрендә Корбан гаете узды

Бүген район үзәге, бистә, авыллар мәчетләрендә Корбан гаете узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Җәмигъ" мәчетендә узган чарада катнашып, райондашларны олуг бәйрәмебез белән тәбрикләде. - Корбан бәйрәме элек-электән халыклар дуслыгын, бердәмлеген ныгытуга ярдәм иткән. Ул өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәткән. Бүгенге көндә районда 41 мәчет эшли,...

Бүген район үзәге, бистә, авыллар мәчетләрендә Корбан гаете узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин "Җәмигъ" мәчетендә узган чарада катнашып, райондашларны олуг бәйрәмебез белән тәбрикләде.

- Корбан бәйрәме элек-электән халыклар дуслыгын, бердәмлеген ныгытуга ярдәм иткән. Ул өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәткән. Бүгенге көндә районда 41 мәчет эшли, тагын алты мәчет төзелә. Аллага шөкер, мәчеткә йөрүчеләр саны елдан-ел арта. Быел Корбан гаетендә 3000ләп мөселман кардәшебез катнашыр, дип көтелә. Иллегә якын райондашыбыз хаҗ сәфәренә киттеләр, аларның исән-имин кайтуларын телибез. Күп кенә райондашларыбыз бүген корбан чалачак. Ниятләгән гамәлләребез, чалдырган корбаннарыбыз кабул булсын. Һәркемгә Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә яшәргә язсын. Бәйрәмебез мөбарәк булсын, - диде ул, изге теләкләрен җиткереп.

Реклама

Аннан Гает намазы һәм вәгазе укылды. Соңыннан барысы да бәйрәм коймагы белән сыйландылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X