САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм әхлак

Балага исемне кайчан кушарга?

Иң яхшысы - бала туганнан соң ук яки җиденче көнендә исем кушарга кирәк, әмма бу эшне сузарга ярамый.

Бала туу - безнең өчен зур вакыйга. Без моңа алдан ук әзерләнәбез, алдан исем әзерләп куябыз. Әлбәттә, хәзер интернет бар, анда кереп, дөньядагы бөтен исемнәрне таба алабыз. Әмма безнең милли, дини исемнәребез дә бар һәм балага шул исемнәрне кушу - иң яхшысы. Бу хакта «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин Инстаграм аккунтында сөйләде.

Әле бала кечкенә булганда бу исем аңа туры да килергә мөмкин. Әмма бу бала үсәчәк, әти, соңыннан бабай булачак. Яки әни һәм әби булачак. Аңа бу исем туры киләчәкме? Ә безнең милли исемнәр беркайчан да искерми. Балага исем сайлаганда имам белән киңәшегез, ул кайсы исемне сайлау яхшырак булуын әйтер.


7
Шулай ук бала тудыру йортыннан чыккач, туры мәчеткә кереп исем куштырырга ярыймы дип тә сорыйлар. Әлбәттә, һәркем үзе теләгәнчә эшли. Кемдер роддомнан чыгуга ук мәчеткә килә, без моңа һәрвакыт бик шат һәм исем кушу йоласын башкарабыз.

Кайберәүләр исем куштыру өчен имамны, мулланы өйгә чакырырга буламы дип сорый. Әйе, болай да ярый. Әгәр өйгә чакырырга уйлыйсыз икән, бераз алданрак хәбәр итәргә кирәк, чөнки һәрбер имамның вакыты язылып куелган һәм сез теләгән вакытка ул буш булмаска мөмкин.

Исем кушар өчен 40 көне тулганын көтәбез, бу йоланы кайчан үткәрергә дип сораучылар бар. Мөхәммәд пәйгамбәр әйткән: иң яхшысы - бала туганнан соң ук яки җиденче көнендә исем кушарга кирәк, әмма бу эшне сузарга ярамый.

Реклама

Башта тар даирәдә генә, аннан кунаклар җыеп та уздырырга була. Башта имамны чакырып яки мәчеткә генә барып исем кушарга, ә соңыннан балага атап корбан чалгач, туганнарыгызны-якыннарыгызны чакырып зур мәҗлес ясарга була. Шуңа күрә исем кушу өчен 40 көн тулганын көтәргә кирәкми, никадәр тизрәк булса, шулкадәр яхшырак.

Әгәр инде тар даирәдә генә мәчеттә исем кушарга уйлагансыз икән, мәчет телефоннары бар, алданрак шалтыратып, шушы-шушы көнне киләбез дип кисәтеп куярга кирәк. 

Аллаһ Тәгалә сынаулар җибәреп, баланы һәм әнине озак кына хастаханәдән чыгармый торсалар, бу очракта мулланы хастаханәгә чакырып, исем куйдырырга була. Табиблар рөхсәт биргән очракта, барлык таләпләрне үтәп, без бу йоланы башкарабыз. Шуңа күрә озакка сузмый гына имамны хастаханәгә чакырып, балага исем куштырырга кирәк.  

ЧЫГАНАК 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X