Әбү Муса Сәйфеддиннең яңа китаплары чыкты
.
“Дөньямы, Ахирәтме?”, “Әфсен-төфсен, хорафатлар”, “Нәрсә көтәсең син?”, “Йә, Раббым, кайтар мине!..”, “Син нәрсәне сайлыйсың?!” китапларының авторы – райондашыбыз Әбү Муса Сәйфеддин – үзен мөселман дип санап та, Исламнан ерак булган милләттәшләребезгә хаклыкны ирештерергә, күңелләренә өмет чаткысы салырга, шул ук вакытта Аллаһның бар икәнлеген дә белмәгән, тәкәбберләнеп, тормышын нибары уен-көлкегә, вакытын бушка уздыруга гына корган кешеләрне хикмәт белән кисәтергә, аларны шушы “бушлыктан”, буш хыяллар сазлыгыннан тартып чыгарырга омтылучы. Аллаһ Тәгалә шушы шигъри нәсыйхәтләр китапларын милләттәшләребез өчен файдалы кылсын, ихластан Аның ризалыгы өчен эшләнгән булуын насыйп итсен!
Альбина Сабирова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев