САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Руслан кайтса, аның урынына Индира апа китәчәк

Русланның үзен белмәсәм дә, әнисе, аның якыннары таныш булып чыктылар. Чаялыгы йөзенә, сөйләменә чыккан егет белән ул махсус операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткач күрештек.

Аралаша башлагач, телгә осталыгы да ачыкланды. Руслан сүз артыннан кеше кесәсенә керми. Шул җор теллелеге аркасында китә дә инде ул ил сагына. Яр Чаллы шәһәрендә туып-үскән егет кечкенәдән кыю, курку белмәс бала була. Мәктәптә укыганда ук, шуклыгы белән дан тота ул. Сөйкемле сөяге булгандыр, күрәсең, үзен укытучылар да якын күрәләр. Гаиләдә өлкән бала булуы аны мөстәкыйльлеккә өйрәтә. Ни дисәң дә, энесе өчен дә ул авторитет була. Әйләнә-тирә мохит, шәһәр даирәсе егетне, үсә төшкәч, төрлечә сыный. Әмма сынатмый да, бирешми дә Руслан. Нинди генә чакларда да ул үз сүзен әйтергә сәләтле булып кала. Урта мәктәп тәмамлагач, югары уку йортына укырга керә. Башлы, күп белергә омтылучы егет өчен әнисе дә сөенә. Тик язмыш дигәннәре гел син уйлаган юлдан гына алып бармый шул. Көннәрдән беркөнне Руслан өйләнергә карар кыла. Гаилә мәшәкатьләренә күмелеп яши башлагач, укуга йөрүләр кыенлаша, һәм ул институттан китәргә була. Шулай да үзенә шөгыль таба. Ә менә сәламәтлек категориясе туры килмәү сәбәпле, армиягә бара алмый кала. Тик күңелендә йөрткән хәрби хезмәт хакындагы теләген тормышка ашыру мөмкинлеге туа. Бәхет килмәс иде, бәхетсезлек ярдәм итте, диләр бит әле халыкта. Руслан белән дә шулай килеп чыга. Махсус операция игълан ителгәч, 2022 елның 26 августында батырыбыз хәрби килешү төзи. Аның әлеге ныклы карарына берни дә киртә була алмый. Сәламәтлек тә арткы планга күчә, төрле юллар белән, анысын да туры китерә, хәтта әни сүзе дә колакка керми. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнүе, бокс буенча спорт мастеры булуы да егетнең рухын күтәреп җибәрә, максатына ирешергә юл ача.
–Минем сүзләрне ишетергә дә теләмәде, “Барам – бетте”, диде. Яраланып кайтса да, рәтләнгәч, кабат китте. Улымны кайтарсалар, үзем барыр идем аның урынына. Минем дә кирәгем чыгар иде анда, югыйсә, – ди гомерен халык сәламәтлеген саклауга багышлаган әнисе Индира Әхметова.
Алма агачыннан ерак төшми, дигәндәй, кемгә охшап, кыю булмасын инде улы?! Яшенә дә карамый, мин дә хезмәт итә алыр идем, дип торган ананың улы башкача тәрбияләнә аламы соң?
–Минем әни – бик тәвәккәл, кыю кеше. Ул запастагы офицер, Мәскәүдә яшәде, шунда фельдшер булып эшләде. Юкка гына безне дә көчле рухлы итеп тәрбияләмәде инде. Мин аңа олы рәхмәтле, – диде, әнисе белән горурланып, Руслан.
Бик яшьли тол калган, бер улын югалткан ана тормышта бик күп сынаулар аша үткән, әмма сынмаган. Рөстәм улы юл һәлакәтендә һәлак булгач, тормышының мәгънәсе калмаган кебек тоелса да, ул, үзен кулга алып, тагын бер улы, аның киләчәге өчен яшәргә көч таба. Русланы Украинага киткәч тә, Мәскәүдән Чаллыга аның гаиләсе янына кайта, килененә, оныкларына ярдәм итә. Ә үзе Әлмәт авылында туып-үскән ул. Оныкларының икесе бүгенге көндә Санкт-Петербургта яшиләр. Олысы гаиләле, сәүдә үзәгендә менеджер хезмәтен башкара. Ә Лия политехника университетының 1 курсы студенты, әтисенең хыялын чынга ашыра. Кечкенә оныгы Арслан Яр Чаллы мәктәпләренең берсендә 6 сыйныфта укый. Әтисенә охшап, ул да спорт белән кызыксына. Ә Руслан үзенә “позывной” итеп улының исемен сайлаган.
–Менә шушы сабыйлар бәхетле яшәсен, авырлыклар кичермәсен, дип киттем. “Алга” батальонында хезмәт итәм. Девизыбыз да: “Алга! Артка чигенмәскә!”. Бердәмлек тау күчерергә сәләтле, андагы командирлар да, хәрбиләр дә моны яхшы аңлыйлар, – диде кече сержант Руслан Гиниятов, улын кочып.
Батырлыгы өчен Жуков медале белән бүләкләгәннәр үзен. “Батырлык өчен” дигәнен дә тапшырачаклар икән. Аңа командир вазифасын да тәкъдим иткән булганнар. Әмма Руслан баш тарткан, чөнки һәр хәрбинең язмышы аңа бәйле булачагын яхшы аңлый ул. Сәламәтлеге ныклы чак булса, әлбәттә, һич тә икеләнеп тормас иде, берсүзсез риза булыр иде егет.
–Кайда гына мәчет күрсәм дә, кереп, Аллаһ Тәгаләдән тынычлык, иминлек, ныклык сорыйм. Гаиләмә дә хәләл ризык кына ашарга киңәш итәм, – диде Руслан.
Әйе, тормыш аны төрлечә сыный, ә ул һәрнәрсәдән сабак алырга омтыла, төшенкелеккә бирелми. Әнисе әйтмешли, Яңа ел малае бит ул, 31 декабрьдә туган. Шуңа янәшәдәгеләргә гел шатлык бүләк итәргә омтыла, шаян сүзле, юмор хисле егет шаярта, көлдерә. Ә бу хәрби дусларына да рух ныклыгы сакларга ярдәм итә.
Узган атнада Руслан әнисе, гаиләсе белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин янында булды. Чәй табыны артында тормыш хәлләре хакында сөйләштеләр, киләчәккә планнары белән уртаклашты батыр. Фәрит Мөнәвир улы аңа, кыю егет тәрбияләгән әнисенә Рәхмәт хаты, гаиләсенә күчтәнәчләр тапшырды һәм җиңүле очрашулар теләде.
Универсаль солдат, дип атыйлар икән Русланны хәрби дуслары, чөнки ул һәркемнең күңеленә ачкыч ярата белә. Бик күпләрнең гомерен, сәламәтлеген саклап калырга ярдәм иткән, шуның өчен дә аны хөрмәт итәләр. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, ди халык. Үзен дә Аллаһ Тәгалә саклап йөртсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев