САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Герой

Яхшыбай авылы халкы гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтә

«Яхшыбайлылардан егетләргә ялкынлы кайнар сәлам! Исән-имин йөреп кайтыгыз! Без сезнең белән горурланабыз!» дип язылган ярдәм тартмалары белән Украинадагы хәрбиләргә азык-төлек җибәрелде.

Авыл халкы "гуманитарка«ны «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе аша гына түгел, Мөслим районы Метрәй авылы егете — блогер, шагыйрь Рүзәл Минһаҗев аша җибәрү тәҗрибәсе дә бар.

Ярдәм тартмасына, продукциядән тыш, җылы киемнәр, көндәлек кирәк-яраклар да салынды. Моңа яхшыбайлылар гына түгел, районыбызның Анак, Димитарлау авылларында яшәүчеләр дә өлеш керттеләр. Игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев