Райондашыбыз Гөлнур Зөлкарнәевадан Әниләр бәйрәменә - шигьри күчтәнәч
.
ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ.
Бүген - әниләр бәйрәме,
Бүген - бит олы бәйрәм.
Котлыйк әле әниләрне
Әниләр көне белән.
Оҗмах бит ул әниләрнең
Була аяк астында.
Мәңге бурычлы яшибез
Без әниләр каршында.
Рәнҗетмәгез әниләрне,
Хөрмәт итегез, зинһар.
Әниләрнең рәнҗешләре
Төшсә, булыр бик зәһәр.
Утырсын һәрчак әниләр
Табыннарның түрендә.
Мәңге елмаю балкысын
Әниләрнең йөзендә.
Мул тормышта яшәсеннәр,
Сау-сәламәт булсыннар.
Кирәк булып яшәсеннәр,
Ялгызлык тоймасыннар.
Картайдың син, яраксыз, дип,
Күпсенмәгез әниләрне.
Кадерләп кенә яшәгез,
Яратыгыз әниләрне.
Шундый матур бәйрәм белән
Котлыйм сезне, әниләр.
Озын гомерле булыгыз,
Мең яшәгез, ӘНИЛӘР!
КИЧЕР, ӘНИ.
Әнекәем, тик бер генә көнгә
Кайтсаң иде, димен кунакка.
Ничә еллар үтте, ышанасы килми
Бу дөньяда синең юклыкка.
Бик тә килә минем, әнием, диеп,
Битләреңнән сине үбәсем.
Синең матур, көләч йөзләреңне
Тик бер генә тапкыр күрәсем.
Болар инде бар да мөмкин түгел,
Әнием, син - күптән мәрхүмә.
Газиз әнием, сине сагынып,
Күмеләм мин кайнар яшемә.
Бары үлгәч, искә төшә икән
Әниләрнең ничек кирәге.
Ничә еллар сине юксынып яшим,
Ничә еллар сыкрый йөрәгем.
Газиз әнием, синең кайчакларда
Ялгыз калган чагың булгандыр.
Озак кайтмый торгач, юксынудан
Күңелең тулган чаклар булгандыр.
Тик шулай да, котлыйм әле, әни,
Әниләр көне белән.
Син барыбер мине ишетерсең,
Сөенерсең, әни, мин беләм.
Рәнҗеткән булсам әгәр сине,
Кичер мине, әни, кичер, гафу ит.
Гафу сорап, дога кылам, әнием,
Шул догамны миннән кабул ит.
Гомер буе балалары өчен
Өзгәләнә ана үзәге.
Барын кичерә ана, тик шулай да,
Тимер түгел ана йөрәге.
ОНЫТМАГЫЗ ӘНИЛӘРНЕ.
Ана, Ана! Нинди бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга?!
Күзгә яшь тыгыла, тын кысыла,
Шушы шигъри юлны укуга.
Кем тудырган сезне, кем үстергән,
Онытмагыз шуны, балалар.
Кадерен белик исән әниләрнең,
Үлгәннәргә кылыйк догалар.
Бала үсеп, үз тормышын коргач,
Нигә арта газиз аналар?
Ана назын, ана игелеген
Ник оныта микән балалар?
Бик күп бит ул, балалары булып,
Ялгыз яшәп яткан аналар.
Әниләре өчен вакыт тапмый,
Байлык туплап ята балалар.
Ә әниләр көтә сабыр гына,
Эше күптер, диеп баламның.
Көтә-көтә, сары сагыш сара
Күңелкәен сабыр ананың.
Авызыннан өзеп бирә ана,
Ач булмасын диеп баласы.
Соңгы күлмәгенә төрсә-төрә,
Тик ялангач тотмый баласын.
Әниләрне онытмагыз әле,
Шулкадәрле гамьсез булмагыз.
Ашыгыгыз, әниләр бит көтә,
Зинһар өчен, соңга калмагыз.
Әниләргә бер мәртәбә түгел,
Мең мәртәбә башны иярлек.
Әниләрне зурлап яшик әле,
Әниләр бит түгел мәңгелек.
Мәңгелеккә ташлап киткәч кенә,
Беләбез шул ана кадерен.
Елый-елый, матур чәчәкләргә
Күмәбез без ана каберен.
Исән чакта шушы чәчәкләрне
Нигә бирмибез соң аларга?
Иренәбез, күчтәнәчләр алып,
Хәл белергә, вакыт табарга.
Күпме генә сагынып еласак та,
Кире кайтмый үлгән аналар.
Ешрак кайтып, ешрак хәл белешеп
Яшәгез сез, газиз балалар.
Күбебезнең әниләре күптән мәрхүм,
Хәл белергә булмый шул кайтып.
Капка төпләрендә, кулын болгап,
Әниебез калмый озатып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев