Татарстанда юлларда бозлавык булу сәбәпле кисәтү игълан ителде
12 ноябрьгә каршы төндә һәм иртән Татарстан юлларында урыны белән бозлавык булуы көтелә. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкын сак һәм игътибарлы булырга чакыра, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА.