Фитрны ничек бирергә – азык-төлек беләнме, әллә акчалатамы?
Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын ризык белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек сатып алу һәм башкалар өчен) тота ала.