Әлмәт авылында яшәүче Нәҗип Хәертдиновны авылдашлары тәрбиягә алганнар
Өлкән кешегә олыгайган көнендә ярдәм һәм терәк кирәк. Ялгызлык белән очрашып, кайберләре психологик депрессиягә бирелергә дә мөмкиннәр. Сәламәтлекләре какшау, эшләү сәләтен югалту куркынычы аларны аеруча борчый. Күбесе картлар йортына эләгүдән дә курка.