«Мәетләр — исән затлар, тере кешеләрнең җаннарын сизеп торалар»
Мәрхүмнәрне ничек шатландырырга? Алар безнең фани дөньядан хәбәрдармы? Борчыла яисә шатлана алалармы? Ни өчен «кеше үлде» дип әйтү дөрес түгел? Болар хакында «Болгар радиосы»ның «Хак дин» тапшыруында Чирмешән авылының Мөшбикә мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов сөйләде.