8 февраль 2020 яңалыклары
-
Марат Әхмәтов Илһам Шакиров һәйкәленә чәчәкләр салды
6 февральдә районга эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Суд департаменты идарәсе начальнигы Җәүдәт Салихов, Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев, һәм башкалар килгән иде.
-
Безнең кадерле төркемдәшләребез кухняларын чиста тотамы? Кухняны ничек тиз генә җыештырып алырга: 6 ЛАЙФХАК
Микродулкынлы мич Бу техника ризыкны бик тиз җылыта, тик ризыктан чәчрәгән майга бик тиз буяла да. Тәлинкә өстенә махсус капкач каплап җылытсаң да котылып булмый ул майлы таплардан. Микродулкынлы мичне ничек тиз генә чистартып була соң? Эченә берничә дымлы салфетка тыгып калдырып, мичне максималь көчендә 5-10 минут эшләтеп алыгыз. Икенче ысул: бер стакан суга ярты лимонның согын сыгыгыз һәм шул сулы стаканны биш минутка микродулкынлы мичтә максималь көчендә җылытыгыз. Ун минуттан мичнең эчен кәгазь салфетка белән сөртеп алыгыз.
-
Марат Әхмәтов Сарман ярминкәләрен тамаша кылды
6 февральдә районга эшлекле визиты кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов төрле хуҗалыклар һәм оешмаларда, шәхси хуҗалыкларда җитештерелә торган продукциядән, кул эшләреннән төзелгән һәм ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең – 75 һәм районның 90 еллыгына багышланган ярминкәләр һәм район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне карады, оешма җитәкчеләре белән әңгәмә корды.