19 июнь 2017 яңалыклары

  • 19 июнь 2017 - 13:15
    Район үзәк ял паркында "Хайтарма" дигән фильм күрсәтеләчәк
    22 июньдә илебездә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан 21 июньдә "Сарман" кинотеатры район үзәк ял паркында "Хайтарма" дигән фильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 21.00 сәгать.
    558
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 12:49
    Зур Нөркәй мәктәбе лагеренда балалар һөнәр сайлауга әзерләнәләр
    Һөнәр сайлау - бик җитди адым. Традиция буенча, һәр елны Зур Нөркәй мәктәбендә җәйге лагерь вакытында балалар һөнәр сайлауга юнәлтелгән уен уйныйлар - алар KidSpace шәһәрчеге төзиләр. Быелгы KidSpace шәһәрчегендә "Бразилия" кафесы, массаж кабинете, матурлык салоны, чәчтараш, маникюр кабинеты, банк, төрле кибетләр эшләде.
    483
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 09:57
    Район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар
    Бүген район мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары соңгы бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыралар - химия белән тарихтан. Моннан соң резерв көннәре каралган.
    415
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 09:18
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – солы сөте
    Сезгә солы сөте рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 3 стакан; - солы лачаулары (хлопья) - 1 стакан. Лачаулар өстенә салкын су салабыз һәм төнгә караңгы урында калдырабыз. Иртән блендер белән яхшылап ваклыйбыз, иләк аша үткәрәбез. Калган сыгынтыдан ботка пешереп яки аны камыр ризыгына өстәп була. Аңа банан,...
    0
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 08:35
    Район Советында чираттагы киңәшмә узды
    Бүген муниципаль район Советында чираттагы киңәшмә узды. Анда сүз, нигездә, халыкка торак-коммуналь хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, аның өчен түләүләрдә әҗәтләрне эзләп алуга багышланды. Иң элек сүз «Таттелеком»ның Әлмәт электр элемтәсе үзәге вәкиле Диләрә Сафинага бирелде. Ул «Летай» мобиль элемтәсенең мөмкинлекләре белән таныштырды. Сарман идарәче компаниясе директоры Алмаз Мәүләвиев, Азнакай ПТСның...
    0
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 08:01
    Иске Минзәләбаш лагеренда тәрбияләнүчеләр мәчеткә бардылар
    Иске Минзәләбаш лагере үзенең эшен дәвам итә. 17 июньдә анда тәрюияләнүчеләр Изге Рамазан аенда "Ихлас" мәчетенә бардылар. Аларны Әлфия Мөхәммәтҗанова каршы алды, үзенең вәгазьләрен сөйләде.
    428
    0
    1
  • 19 июнь 2017 - 07:26
    Район үзәк ял паркында "Кияү балакай" дигән фильм күрсәтәчәкләр
    Җомга көнне, 23 июньдә, район үзәк ял паркында "Сарман" кинотеатры "Кияү балакай" дигән фильм күрсәтәчәк. Башлану вакыты - 20.30 сәгать. Рәхим итегез!
    494
    0
    0
  • 19 июнь 2017 - 06:57
    Зур Нөркәй мәктәбе лагерена йөрүчеләр баллы агач эзләделәр
    Зур Нөркәй урта мәктәбе каршында "Бәхетле балачак" исемле лагере кызыклы һәм мавыктыргыч итеп оештырылган. 17 июньдә балалар баллы агачны эзләделәр. Баллы агачка юлны, төрле җәзаларны үтәп, җырлар-җырлап бардылар. Агач балаларны бик тәмле күчтәнәчләр белән сыйлады.
    467
    0
    0
Реклама