28 июнь 2016 яңалыклары

  • 28 июнь 2016 - 13:09
    Шәрләрәмә мәчетендә авыл җирлеге һәм ветераннар советы авыз ачтырды
    Шәрләрәмә авыл мәчетендә һәр көнне ифтар ашлары үткәрелә. 27 июньдә Шәрләрәмә авыл җирлеге һәм ветераннар советы авыз ачтырды. Анда район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, "Нөркәй" агрофирмасы директоры Вазыйх Гыйльметдинов та катнаштылар.
    698
    0
    0
  • 28 июнь 2016 - 10:55
    Сарманда үтәчәк Яшьләр көненең программасы билгеле булды
    2 июльдә Сарманда Яшьләр көне үтәчәге турында без хәбәр иткән идек. Сезне аның программасы белән таныштырып китәбез. 14.00 сәгатьтә үзәк ял паркында мини-футбол уеннары башлана. 19.00 сәгатьтә бассейн янында урнашкан яңа паркта стритбол һәм пауэрлифтинг ярышлары старт алачак. 20.00 дән 22.00 гә кадәр концерт программасы каралган. Бәйрәмгә Салават Миңнеханов белән...
    488
    0
    0
  • 28 июнь 2016 - 08:15
    Казанда синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге үтәчәк
    9-13 июль көннәрендә Казан шәһәренең Су спорты төрләре сараенда синхрон йөзү буенча дөнья беренчелеге үтәчәк. Анда 30 илдән спортсмен хатын-кызлар катнашачак. Ярышларның расписаниесы һәм билетлар сатып алу турындагы мәгълүмат белән www.zamnoi.ru сайтыннан таныша аласыз. archi.ru сайтыннан фото
    606
    0
    0
  • 28 июнь 2016 - 06:05
    Сарманда коелар төзекләндерелде
    Бүген халык артезиан коесы суыннан файдалана, ул авылларда да барыбызның да диярлек өенә үк кергән. Әмма суы тәмле дә, шифалы да дип, чишмәгә йөрүчеләр дә, сирәк булса да сакланып калган сиртмәле, чылбырлы коелардан файдаланучылар да бар. Хәзер кайда гына бар ул андый коелар, дияргә ашыкмагыз. Бүген су торбалардан килә, дип,...
    563
    0
    0
  • 28 июнь 2016 - 05:17
    Район халкы Ураза гаете көнне ял итәчәк
    Татарстан халкы 5 июль көнне бәйрәм итәчәк Ураза гаете эш көне булмаган ял көне санала. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының 2016 елда республикада эш вакыты нормасы турындагы аңлатма язуында әйтелгән. Татарстан мөфтияте карары нигезендә республика буенча гает намазы 7.00 сәгатьтә укыла. Ай календаре һәм традиция буенча...
    716
    0
    0
Реклама