10 июнь 2016 яңалыклары

  • 10 июнь 2016 - 13:05
    Районда терлек азыгы хәзерләү дәвам итә
    Ху­җа­лык­лар­да тер­лек азы­гы хә­зер­ләү дә­вам итә. Күпь­ел­лык үлән­нәр 2500 гек­тар­да уры­лып, 1050 тон­на пе­чән хә­зер­лән­де, 6800 тон­на се­наж са­лын­ды. Бер­рәт­тән үсем­лек­ләр­не тәр­би­я­ләү эш­лә­ре дә ба­ра. Алар 49800 гек­тар­да - чүп үлән­нә­ре­нә, 25800 гек­тар­да - корт­кыч­лар­га, 34400 гек­тар­да төр­ле авы­ру­лар­га кар­шы эш­кәр­тел­де­ләр. 14500 гек­тар­да та­мыр­дан тук­лан­ды­ру үт­кә­рел­де.
    510
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 12:18
    Район почта бүлекчәләренең эш графиклары үзгәрә
    Алда торган бәйрәм яллары белән бәйле рәвештә почта бүлекчәләренең эш графиклары үзгәрә. 11 июньдә -шимбәдә барлык бүлекчәләр дә эшли, эш вакыты бер сәгатькә кыскарак. 12-13 июнь көннәрендә, авыллардыгылары 14ендә дә, почта бүлекчәләре ял итә.
    468
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 11:28
    "Сарман"ның электрон вариантына язылу – нибары 250 сум!
    Дуслар! Район газетасына 2016 елның икенче яртыеллыгына язылу дәвам итә. Аның электрон вариантына да язылып була. Сайт белән бутамагыз - электрон варианттагы газета кәгазьдәгесеннән бернәрсә белән дә аерылмый. Аңа язылу 250 сум булачак. Без аны сезнең электрон почтагызга җибәрә торган булачакбыз. Электрон газета менә шундый "кыяфәттә" була: Газета
    423
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 10:28
    Район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучыларының чит телләрдән бердәм дәүләт имтиханнары бара
    Бүген район мәктәпләренең 11 нче сыйныф укучыларының чираттагы бердәм дәүләт имтиханы - бу юлы чит телләрдән. Иртәгә, 11 июнь көнендә, укучыларның чит телләрдән имтиханнары дәвам итәчәк. Ике көндә дә алар имтиханны телдән бирәләр.
    554
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 09:28
    Сарман урта мәктәбе каршында оешкан җәйге лагерьга 110 бала йөри
    Сарман урта мәктәбе каршында оешкан җәйге лагерьга 110 бала йөри. Алар өчен кече Сабантуй үткәрелә, төрле спорт ярышлары оештырыла, балалар кинотеатрга, паркларга экскурсияләргә йөриләр.
    521
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 07:09
    Районда ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­рын җы­ю­ны оеш­ты­ру ту­рын­да ка­рар­га ки­лен­де
    Рөхсәтсез чүплекләрне бетерү максатыннан авыл­лар­да ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­рын җы­ю­ны оеш­ты­ру ту­рын­да ка­рар­га ки­лен­де. Алар Сар­ман­да­гы һәм Җә­лил бис­тә­се янын­да­гы ка­ты көн­кү­реш кал­дык­ла­ры по­ли­гон­на­ры­на чы­га­ры­ла­чак. Эш «Б­ла­гоуст­ройст­во» һәм «Җә­лил то­рак-ком­му­наль ху­җа­лы­гы (Бла­гоуст­ройст­во)» җәм­гы­ять­лә­ре бе­лән тө­зел­гән ки­ле­шү­ләр ни­ге­зен­дә алып ба­ры­ла­чак. 1 июнь­нән бо­лай эш­ләү­гә Ис­ке Кә­шер, Ис­ке Мин­зә­лә­баш, Яңа Имән, Алек­санд­ров­ка, Яну­рыс,...
    458
    0
    0
  • 10 июнь 2016 - 06:21
    Сарманда терлекләргә түләмәгә каршы прививка ясалачак
    12 июнь­дә Сар­ман­да сә­гать 7.00дән шәх­си ху­җа­лык­лар­да­гы тер­лек­ләр­гә тү­лә­мә­гә (си­бирс­кая яз­ва) кар­шы вак­ци­на­ция яса­ла­чак. Ул тү­ләү­сез баш­ка­ры­ла. Ху­җа­лар­ның өй­дә бу­лу­ла­ры һәм ве­те­ри­на­рия хез­мәт­кәр­лә­ре­нә бу­лыш­лык итү­лә­ре со­ра­ла.
    453
    0
    0
Реклама