30 апрель 2016 яңалыклары

  • 30 апрель 2016 - 15:19
    Күтәмәле сәхнә ветераннары Яңа Имәндә концерт куйдылар
    29 апрельдә Күтәмәле авылы сәхнә ветераннары Яңа Имән авылы мәдәният йортында концерт куйдылар. Тамашачылар концертны яратып карадылар, инде остарып беткән артистларны чын күңелдән алкышладылар.
    664
    0
    0
  • 30 апрель 2016 - 13:28
    Яңа Имән авыл җирлеге авыллары зиратларында өмәләр узды
    Бүген Яңа Имән авыл җирлегенә кергән Күтәмәле, Яңа Имән, Буралы Чишмә авыллары зиратларында өмәләр узды. Зиратларны чүптән арындыру өмәсендә халык актив катнашты. Сүз уңаеннан Иртәгә, 1 майда, Кәүҗияк авыл җирлегенә кергән авылларда өмәләр үтәчәк. Алар 9.00 сәгатьтә башлана. Шулай ук иртәгә Янурыс авылы зиратында да өмә булачак. Анда эш кораллары...
    570
    0
    0
  • 30 апрель 2016 - 12:44
    Сарманда парклар һәм скверлар сезонын ачу уңаеннан бәйрәм узды
    Бүген, 30 апрель көнне, район үзәгендәге Ял паркында парклар һәм скверлар сезонын ачу уңаеннан зур бәйрәм үткәрелде. Тамашачылар игътибарына фольклор ансамбльләре, сәнгать осталары чыгышлары тәкъдим ителде, спорт уеннары үткәрелде, сәүдә нокталары эшләде. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укый аласыз.
    558
    0
    0
  • 30 апрель 2016 - 10:45
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – эремчек пилмәне
    Сезгә эремчек пилмәне рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - су - 2 литр; - эремчек - 200 грамм; - йомырка - 1 данә; - каймак - 2 аш калагы; - тоз - тәм буенча. Камыр буенча: - он - 1 стакан; - йомырка - 2 данә; - шулпа - 1...
    1236
    0
    0
  • 30 апрель 2016 - 08:09
    "Җәлил" агрофирмасында язгы бодай чәчү башланды
    "Җәлил" агрофирмасында язгы бодай чәчү башланып китте. Чәчү мәйданы 5180 гектар тәшкил итә. Бүгенге көнгә 278 гектар чәчелгән.
    592
    0
    0
Реклама