13 апрель 2016 яңалыклары

  • 13 апрель 2016 - 13:40
    Ләшәү Тамакта Габдулла Тукай юбилеена багышланган концерт булды
    Ләшәү Тамак мәдәният йортында Габдулла Тукай юбилеена багышланган үзешчәннәр концерты булды. Тукайның "Халык - зур ул, әдип ул, шагыйрь ул" дигән сүзләрен концерт программасы тулысынча аклады.
    564
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 13:20
    Зур Нөркәйдә "Халкым җәүһәрләре" бәйгесе һәм "Балкыш" фестивале узды
    Зур Нөркәй авылы мәдәният йортында 11 авыл катнашында "Халкым җәүһәрләре"нең фольклор бәйгесе һәм "Балкыш" фестивале узды. Һәрбер авыл үзенчәлекле номерлар белән, бик ныклы әзерлек белән килгәннәр иде. Әби-бабайлар, апа-абыйлар һәм дә яшьләр бу көнне татар халкының матур гореф-гадәтләрен, йолаларын күрсәттеләр, берсеннән-берсе матуррак җырларын, биюләрен башкардылар. Һәрбер авыл үзләренең ансамбльләрен булдырган....
    498
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 12:47
    "Җәлил" агрофирмасында тукландыру эшләре бара
    "Җәлил" агрофирмасында көзге бодай культурасы мәйданы 5002 гектар тәшкил итә. Бүгенге көндә уҗымнар 1500 гектар мәйданда чәчелгән. Һәр гектарга 1 центнер 20 килограмм исәбеннән АН-2 экипажы ярдәмендә туклыклы сый кертелә. Ә планда каралган ашламаның калган 80 килограммы һәр гектарга "Туман" агрегатлары һәм СЗ-3,6 чәчкечләре белән кертеп бетереләчәк.
    467
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 12:24
    Ләшәү Тамак мәктәбендә Космонавтика көнен билгеләп үттеләр
    Кичә Ләшәү Тамак төп гомум белем бирү мәктәбендә Космонавтика көнен билгеләп үттеләр. Физика укытучысы Разия Рапбаниеваның кызыклы чыгышын 5-8нче сыйныф укучылары бик яратып тыңладылар.
    701
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 11:59
    "Тукай,син мәңге яшь!". Сарманнан Ай­сы­лу Кә­ли­мул­ли­на
    Ту­кай, Ту­кай... Ил­һам би­рү­че­без, Ши­гырь­лә­ре аша, җыр аша. Ту­кай го­ме­ре - мәң­ге өзел­мәс җыр, Күп га­сыр­га ба­рып то­та­ша. Җир ша­ры­ның бар­лык тө­бә­ген­дә «­Ту­ган тел» не җыр­лый хал­кы­быз. Ту­кай те­ле, ән­кәм те­ле бе­лән Су­га­рыл­ган ил­нең хал­кы без! Би­ек­лек­тән бө­ек Ту­кай ка­рый, Ул да кө­тә, гүя, бу яз­ны. Хал­кы ис­кә ала хөр­мәт...
    509
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 11:16
    Район хат ташучылары "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына яздыру буенча конкурста катнаша алалар
    2016 ел­ның икен­че яр­ты­сы­на га­зе­та-жур­нал­лар­га язы­лу кам­па­ни­я­се старт ал­ды. «ТАТ­МЕ­ДИ­А» ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те, поч­та бү­лек­чә­лә­рен һәм хат та­шу­чы­лар­ны кы­зык­сын­ды­ру мак­са­тын­нан, алар ара­сын­да кон­курс игъ­лан ит­те. Ул 30 июнь­гә ка­дәр ба­ра­чак. Ан­да те­лә­гән һәр хат та­шу­чы һәм «Та­тарс­тан поч­та­сы»­ның те­лә­сә кай­сы поч­та бү­лек­чә­се кат­на­ша ала. Кон­курс­ка нә­ти­җә яса­ган­да, 1 ап­рель­дән 30 июнь­гә...
    590
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 10:34
    Матбугат үзәгеннән көн рецепты – яшел фасоль белән кыздырылган сыер ите
    Сезгә яшел фасоль белән кыздырылган сыер ите рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - соя соусы - 6 аш калагы; - лайм согы - 3 аш калагы; - кызыл борыч (лачаулар формасында) - 1 чәй калагы; - сарымсак - 4 өлешчек; - җир чикләвеге мае - 4 аш калагы; - сыер...
    708
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 09:47
    "Сарман" агрофирмасында чәчүгә керештеләр
    «Сарман» агрофирмасында язгы кыр эшләре көннән-көн киңрәк колач ала. Игенчеләр уҗымнарны, күпьеллык үләннәрне тукландыруда эшлиләр. 11 апрельдә алар дым каплауга чыктылар. - Әлегә көнгә 20-30 гектардан артык эшләп булмый, җир бар урында да өлгермәгән, - диләр Кәүҗияк бүлекчәсендә туңга сөрелгән басуларны тырмалауда эшләүче механизаторлар Ринат Сәгъдәтов һәм Айдар Рәхимов. Шул...
    437
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 08:57
    Районда Сабантуй 4-5 июнь көннәрендә үтәчәк
    Татарстан шәһәрләре һәм районнарында Сабантуй 4-5 июнь көннәрендә үтәчәк. Әлеге көннәр җирле үзидарә органнары башлыклары теләкләрен исәпкә алып сайланылды. Ә менә Казан шәһәрендә милли бәйрәмне үткәрү датасы үзгәрде. Ул 9 июльдән 28 майга күчерелде.
    519
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 07:45
    Сарман кызы Дилә Гыйниятуллина турында журналда язганнар
    Сарман кызы Дилә Гыйниятуллина "Лилия" балалар бакчасына йөри. Аның фотосы Казан шәһәрендә чыга торган "Тылсымлы куллар" дип исемләнгән балалар журналының тышында чыккан.
    516
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 06:57
    Каташ Каран егете Алмаз Фәретдинов WorldSkills Russia конкурсында Татарстан данын яклаячак
    Шушы көннәрдә Татарстанда WorldSkills хәрәкәтенең "Яшь профессионаллар" республикакүләм конкурсы тәмамланды. Анда Сарманда үткән WorldSkils стандартлары буенча һөнәри осталык республика чемпионатының сайлап алу этабының җиңүчесе - Каташ Каран егете Алмаз Фәретдинов та катнашты. Ул республикакүләм конкурсның "Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү" дип аталган компетенциясендә җиңеп чыкты. Алмаз Саранск шәһәрендә WorldSkills Russia конкурсының...
    725
    0
    0
  • 13 апрель 2016 - 05:10
    "Иң матур кош оясы" конкурсында Иске Минзәләбаштан Эдуард Шәйгалләмов җиңде
    Дуслар! "Иң матур кош оясы" конкурсына нәтиҗә ясар вакыт җитте. Матбугат үзәге комиссиясе, озак киңәшләшкәч, бертавыштан Иске Минзәләбаштан Эдуард Шәйгалләмовны җиңүче дип таныды. Җиңүчене сайлаганда, ояның оригинальлеге дә күз алдында тотылды. Эдуардны редакциядә көтеп калабыз. Әлбәттә, башка катнашучыларны да билгеләп үтмичә булмый. Конкурста актив катнашкан өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез....
    601
    0
    0
Реклама