9 гыйнвар 2016 яңалыклары
-
Сарманның "Җәмигъ" мәчетендә укучылар өчен оештырылган яллар тәмамланды
Сарманның "Җәмигъ" мәчетендә 7-15 яшьлек укучы балалар өчен оештырылган яллар тәмамланды. Балалар арасында гыйлем, әдәп, әхлак кагыйдәләрен үтәү буенча урыннар билгеләнеп, бүләкләр тапшырылды.
-
Сөлектә концерт үткәрелә
Бүген, 9 гыйнварда, Сөлек авылы мәдәният йортында Минзәлә артистлары - Ленар Миңнемуллин белән аның иҗади дуслары концерт күрсәтәчәкләр. Башлану вакыты - 19.00 сәгать. Керү ирекле. Иганәче - Радик Ситдыйков.
-
Күтәмәледә күңелле кичә үтте
Күтәмәле авылында "Монда тудык, монда үстек, монда таптык ярларны" исемле кичә үткәрелде. Мәүлид аеның бер көнендә уздырылган бу бәйрәмдә авылыбызда туып-үсеп, кавышып яшәүче парлар катнашты. Чара, бик матур булып, көне буе дәвам итте.
-
Үзәк район хастаханәсе 13.00 сәгатькә кадәр эшли
Хөрмәтле якташлар! Бүген үзәк район хастаханәсенә барасыгыз булса, истә тотыгыз - ул 13.00 сәгатькә кадәр эшли.