24 декабрь 2015 яңалыклары

  • 24 декабрь 2015 - 10:54
    Сарманның "Сандугач" балалар бакчасында бәйрәм иртәсе үткәрелде
    Бүген Сарман авылының "Сандугач" балалар бакчасында бәйрәм иртәсе үтте. Нәниләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котларга дип Кыш Бабай һәм Кар Кызы килделәр. Балалар шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Соңыннан Кыш Бабай аларга бүләкләр таратты. Гүзәл Шәрипова фотолары
    711
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 07:18
    Яңа Имәннән Давлетовлар гаиләсе – бар яктан да уңган
    Яңа Имән авылыннан Давлетовлар - бар яктан да уңган гаилә. "Эшсез бәхет табылмый, табылса да тагылмый", - диелә халык мәкалендә. Бу матур пар үз бәхетләрен тапкан: сөенеп кайтырга - "көлеп торган" йорт-җирләре, эшләргә - яраткан хезмәтләре бар. Алар турында тулырак материал - газетабызның чираттагы саннарының берсендә.
    542
    0
    0
  • 24 декабрь 2015 - 05:39
    Татар Карамалысында Мәүлид бәйрәме үтте
    Бисмил-ләһир -рахманир-рахим. 23 декабрьдә Рабигыль әүвәл аеның 12 көнендә Мөселман дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтте. Бу олуг бәйрәм - Мөхәммәд Пәйгамбәрнең туган көне. Татар Карамалысы авылының "Иман нуры" мәчетендә ул бик олылап матур итеп үткәрелде. Карамалы халкы шулкадәр бердәм булып мөбарәк бәйрәмгә җыелды: анда 60 тан артык кеше катнашты. Бәйрәм...
    988
    0
    0
Реклама