9 декабрь 2015 яңалыклары
-
Иске Кәшердә инвалид балалар белән чәй эчү оештырылды
5 декабрьдә Иске Кәшер авылы китапханәсендә инвалид балалар белән чәй эчү оештырылды. Очрашу бик кызыклы үтте, авыл советы, ветераннар советы, китапханә балаларга бүләкләр әзерләгән иде.
-
Сарманда көзге чакырылышның чираттагы "отправка"сы үтте
8 декабрь иртәсендә Сарманда көзге чакырылышның чираттагы "отправка"сы булды. Сарман районыннан - җиде, Мөслим районыннан дүрт егет армия сафларына алындылар. Алар Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы Шарапово бистәсендә урнашкан хәрби частьтә хезмәт итәчәкләр. Әлеге частьне безнең район һәм мөслимлеләр хакимият килешүе нигезендә шефлыкка алдылар. Сүз уңаеннан 3 декабрьдә безнең районнан -...
-
Районда Сабантуй көннәре билгеләнде
Татарстан Президенты 2016 елда Казанда һәм республика районнарында «Сабантуй» көннәре хакындагы указны имзалады. Ул Казаннан кала район һәм шәһәрләрдә Сабантуйны 4-5 июньдә, Казанда 9 июльдә үткәрергә карар иткән. Бәйрәмне оештыру Татарстан Хөкүмәтенә йөкләнә. Милли бәйрәмдә актив катнашуларын сорап җирле үзидарә органнарына, иҗтимагый берләшмәләргә, предприятие-оешмаларга тәкъдим белән чыгачаклар.