26 ноябрь 2015 яңалыклары

  • 26 ноябрь 2015 - 12:23
    Якташыбыз Ләйсән Миңнуллина I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды
    Талантлы яшьләребез үсүгә, аларның Сарманны бөтен республикага танытуына куанып яшибез. Җыр-биюгә сәләтле, спортта уңышларга ирешкән, төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган яшьләребез күп безнең. Сарманда яшәүче Лилия һәм Илгиз Миңнуллиннарның кызлары Ләйсән дә - шундыйларның берсе. Сарман гимназиясендә тугыз классны тәмамлагач, Ләйсән Түбән Кама шәһәренең Салих Сәйдәшев исемендәге музыка көллиятенә укырга керә....
    611
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 11:32
    "Сарман" кинотеатрында яшьләр өчен бушлай дискотека уздырыла
    "Бердәм Россия" сәяси партиясенең туган көне уңаеннан, 1 декабрьдә "Сарман" кинотеатрында 19.00-21.00 сәгатьләрдә яшьләр өчен дискотека уздырыла. Керү бушлай. Рәхим итегез!
    488
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 10:35
    Районның атна шәхесе - Гөлүсә Харисова
    Рубрикабыз геройлары - яшәү рәвешләрен үрнәк итәрлек, тырыш хезмәтләре өчен республика, район җитәкчелегенең бүләкләренә лаек булган, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш яулаган шәхесләр. Харисова Гөлүсә Мөхәммәтҗан кызы 1960 елның 20 ноябрендә туган. Урта мәктәптән соң Алабу- га дәүләт педагогия институтында белем алып, хезмәт юлын Морбаш авылында укытучы булып башлаган. Шулай да...
    548
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 09:57
    Зур Нөркәй авылында зур концерт-тамаша узды
    24 ноябрь көнне Зур Нөркәй авыл мәдәният йортында "Нөркәй"агрофирмасы көче белән "Коткарыгыз, кардәшләр" исемендә зур концерт-тамаша булды.
    739
    0
    0
  • 26 ноябрь 2015 - 05:15
    28 ноябрьдә Сарман гимназиясендәөстәл теннисы турниры уздырылачак
    28 ноябрьдә Сарман гимназиясе спорт залында районыбызның күренекле шәхесе, республиканың атказанган агрономы Мөнәвир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә укучылар арасында өстәл теннисы турниры уздырыла. Сигезенче тапкыр уздырылучы бу ярышка күрше-тирә районнар укучылары да чакырулы. Бәйге 9.30 сәгатьтә башлана.
    519
    0
    0
Реклама