4 август 2015 яңалыклары
-
Яхшы Каран авылы 250 яшьлек юбилеен үткәрде
1 августта Яхшы Каран авылы 250 еллык бәйрәмен уздырды. Бәйрәмне авылда туып үскән Рузалия Гыйниятуллина алып барды. Чаллыдан килгән артислар, Александровкадан "Вирсаль" бию төркеме кызлары, Камал театрының яшь артисты Ирек Кашапов, "Җәлил чаткылары" иҗат төркеме, Рантамак авылыннан Зөбәйдә Мөхәммәтгалиева үзләренең чыгышлары белән халыкның күңелен ачтылар. Тулырак фоторепортаж - Сарман муниципаль...
-
Район эшмәкәрләре өчен яңа портал эшли башлады
Кече бизнесны үстерүгә юнәлтелгән республика программасы нигезендә яңа портал эшли башлады. Эшкуарлар, сәүдәгәрләр анда товар бәясен,сорау һәм тәкъдим артыннан күзәтә алалар. Шулай ук, сайтта теркәлеп кайда, нәрсә, нинди бәягә сатыла һәм сатып алынганы турында мәгълүматны шәхси электрон почталарына ала, сатуда катнаша алалар. Порталның адресы: http://smb.tattis.ru/.
-
"Авылымның гүзәл почмагы". Сарман авылы, Минзәлә елгасы күренешләре
"Авылымның гүзәл почмагы" конкурсына Рөстәм Шәйхзадин Минзәлә елгасы фотоларын җибәрде.
-
Ләшәү Тамак мәктәбе яңа уку елына әзер
Яңа уку елына мәктәпләрнең әзерлеген тикшерү буенча Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган комиссия Ләшәү Тамак төп гомуми белем мәктәбендә булды һәм аның яңа уку елына яхшы әзерлектә булуын билгеләп үтте.