27 апрель 2015 яңалыклары

  • 27 апрель 2015 - 13:25
    Сарманда атналык киңәшмә узды
    Бүген район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Хөснуллин алып барды. Киңәшмә көн тәртибендә дүрт сорау каралды. Сарман муниципаль районында санитар-экологик икеайлыкны үткәрү турында административ комиссиясе җаваплы сәркәтибе Илгизәр Габделгазизов чыгыш ясады. "Урман утырту көне" турында Сарман районы урманчылары Рузилә Илһамова һәм Айрат Вахитов чыгышлары тыңланды....
    1157
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 11:08
    Өчөйле Саклауда концерт үткәрелде
    Өчөйле Саклау авыл мәдәният йортында Яр Чаллы төбәгеннән биюче, җырчы Чулпан Гыйматдинова, яшь җырчы Илнар Нургали, яшь биюче Рашат Сәгыйть, мәзәкләр, юморлар остасы Гөлзирә Маликова, үзенең үзәк өзгеч шигырьләре белән Венера Нургалиева катнашында зур концерт булды. Соңыннан Саклаубаш авыл җирлеге башлыгы Әлфис Мөхәммәтгәрәев килгән кунакларга рәхмәт белдереп, иҗади уңышлар теләде.
    1177
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 08:21
    Ләшәү Тамакта "Һәйкәлләргә юл" көне үтте
    25 апрель Язгы мәрхәмәтле эшләр эстафетасында "Һәйкәлләргә юл" көне итеп билгеләп үтелде. Бу көнне Ләшәү Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбенең 6-7 сыйныф укучылары авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәл янын тәртипкә китерүдә катнаштылар. Мәктәпнең башка укучылары да республика экологик өмәсе кысаларында мәктәп ишегалдындагы чәчәклекләрне тәртипкә китерүдә һәм тәҗрибә участогын көзге яфраклардан,...
    972
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 07:02
    Сарманда бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
    28 ап­рель­дә ра­йон­да, ха­лык­ка буш­лай юри­дик яр­дәм күр­сә­тү ту­рын­да­гы за­кон­нар­ны тор­мыш­ка ашы­ру мак­са­тын­нан һәм Бө­ек Җи­ңү­нең 70 ел­лы­гын бәй­рәм итү кы­са­ла­рын­да, Бө­ек Ва­тан су­гы­шы ве­те­ран­на­ры­на һәм алар­ның га­и­лә әгъ­за­ла­ры­на буш­лай юри­дик яр­дәм күр­сә­тү кө­не үт­кә­ре­лә. Ул 9.00 сә­гать­тән 12.00 сә­гать­кә ка­дәр «Сар­ман» ки­но­те­ат­рын­да оеш­ты­ры­ла. Со­рау­лар­га ида­рә ор­ган­на­ры вә­кил­лә­ре, про­кура­ту­ра, пен­сия...
    0
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 05:53
    Даулы болында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына 70 төп агач утыртылды
    25 апрельдә Даулы болында "Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан 70 төп агач утыртылды. Чарада район яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзалары һәм Сарман урта мәктәбенең 10 "А" сыйныфы укучылары катнаштылар. Тулырак язманы газетабызның 29 апрель саныннан укый аласыз.
    409
    0
    0
  • 27 апрель 2015 - 05:01
    Район үзәк китапханәсендә Яхшы сүзләр көне үтте
    Сарман үзәк китапханәсе «Подари добрую книгу» дип исемләнгән хәйрия акциясе игълан иткән иде. Акция кысаларында район китапханәләренә китап укучылар тарафыннан бик күп китаплар китерелде. Яхшы сүзләр көне уңаеннан, шул китаплар "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә һәм Җәлил бистәсе картлар һәм инвалидлар йортына тапшырылды. Акция дәвам итә. Фотолар һәм мәгълүмат...
    1346
    0
    0
Реклама