23 декабрь 2014 яңалыклары
-
Музей хезмәткәрләре диплом алдылар
Сарман районы Үзәкләштерелгән китапханә оештырган бәйге нәтиҗәләре буенча музей хезмәткәрләре Нуретдинова Гөлнара Мөсәвир кызы һәм Хәмитова Гүзәл Илдар кызы II дәрәҗә Дипломга лаек булдылар. Мәгълүмәтне сайттан алынды
-
Сарманлылар грант отты
Сарман мәдәният йортының өлкән методисты Кәримова Э.Ф. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты үткәргән коммерцияле булмаган оешмалар өчен социаль проектлар конкурсында «Звенящие журавли» дип аталган проекты белән "Алга киткән илнең мәдәни җәмгыяте" номинациясендә грант отты. Мәгълүмәт сайттан алынды
-
Районда Мәдәният елын йомгаклау тантанасы узды
9 декабрь көнне Сарман мәдәният йортында Мәдәният елын йомгаклауга багышланган тантана узды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Гәрәева Гүзәл Рифкать кызы ачып җибәрде һәм чыгыш ясады, иң яхшы эшләүчеләргә "Мәдәният өлкәсендә уңышлары өчен" күкрәк билгесе, муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Тулырак мәгълүмәтне монда укый аласыз
-
Җәлилдә мөмкинлекләре чикләнгән балаларны онытмыйлар
Җәлил бистәсендә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа ел кичәсе узды. Тулырак мәгълүмәтне монда укый аласыз