11 ноябрь 2014 яңалыклары
-
Шәрләрәмә авыл җирлегендә хоккей корты төзелә
Шәрләрәмә авыл җирлегендә иганәчеләр ярдәмендә һәм авыл яшьләренең үз көчләре белән корт төзелә. Корт төзүне авылның шәхси эшмәкәре Дамир Миңнуллин һәм "Нөркәй" агрофирмасының баш агрономы Илнур Гатиятуллин оештыра. Хоккей командасы егетләре дә бу эштә актив катнашалар.
-
Саклаубашта гер спорты буенча район беренчелеге үткәреләчәк
15 ноябрьдә Саклаубаш авылы мәктәбендә 1997 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча район беренчелеге үтәчәк. Ярышлар 10:00 сәгатьтә башланачак. Ярышларның положениесе
-
Карашай-Саклауда спектакль куелды
Карашай-Саклау мәдәният йортында яшь буынга тәрбия бирү максатыннан Г.Гайсинның "Саулык үз кулыбызда" дип исемләнгән әкияте сәхнәләштерелде. Бу спектакль аша яшь буынга тормыш сикәлтәләрендә югалып калмаска, үз юлыңны таба белү һәм акыл белән эш итә белергә кирәклекне күрсәтелде. Фоторепортаж
-
Өчөйле Саклауда 80-90 еллар дискотекасы узды
Өчөйле Саклау мәдәният йортында бәйрәм уңае белән 80-90 еллар җырларына дискотека уздырылды. 80-90 еллар дискотекасында шул чорда йөргән урта буын кешеләре һәм яшьләр катнашты. Дискотека төрле уеннар белән аралаштырып алып барылды. Халык күңелендә мәңге онытылмас 80-90 еллар дискотекасы зурлар һәм яшьләр өчен дә бик ошады . Фоторепортаж
-
Сарман районы командасы өстәл теннисы ярышларында катнашты
6-9 ноябрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә авыл районнары арасында өстәл теннисы буенча Республика Беренчелеге узды. Безнең район уенчылары түбәндәге урыннарга ия булдылар: Хатын-кызлар Алина Фәретдинова - 7нче урын Анна Муханова - 19нчы урын Ир-атлар Айрат Дольский - 16нчы урын Булат Ситдыйков - 20нче урын Булат Әхмәдуллин - 58нче урын Гомумкоманда зачетында...