19 август 2014 яңалыклары
-
Сарманда умартачылар киңәште
Узган шимбәдә "Сарман" кинотеатрында һәвәскәр умартачыларның семинары үткәрелде. Умартачылык буенча дәүләт инспекторы Розалия Фатыйхова кортларны өстәмә ашатуга кадәр һәм кышлатуга кергәнче карау турында сөйләде. Корт авырулары, кортларны талпанга каршы термик юл белән дәвалау, кортларның үсү циклы турындагы видеофильмнар умартачылар өчен кызыклы һәм файдалы булды. Ветеринария берләшмәсе табибы Алмаз Гәрәев -...
-
Районда эшләүче пенсионерлар пенсияләрен күбрәк ала башладылар
Эшләүче пенсионерлар августтан пенсияләрен зуррак күләмдә ала башладылар. Район буенча 3150 кешенең, ягъни барлык пенсионерларның 28 процентының пенсиясенә яңадан хисаплау үткәрелде. 2010 елдан башлап, эшләүче пенсинерларның пенсияләрен корректировкалау автомат рәвештә башкарыла, ягъни моның өчен пенсия идарәсенә килеп йөрү кирәкми.
-
Сарманда велосипед урлаганнар
Сарман сәнгать мәктәбе каршындагы 33 фатирлы йорт яныннан велосипед урлаганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Фото 134.su сайтыннан файдаланылды.
-
Сарман гимназиясенең инглиз теле укытучысы Илнар Шиһапов Дублинда курсларда булды
Татарстан Республикасы хакимияте берничә ел рәттән "Алгарыш" грантлар программасын тормышка ашыра. Быел миңа да бу конкурста катнашырга һәм Аллаһның рәхмәте белән грантка ия булырга насыйп булды. Безгә, республикабыздан 17 инглиз теле укытучысына, Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә ике атналык курсларга юллама бирелде. Дублинның Emerald институтында "Инглиз теленең практик методологиясе" дигән темага...