1 апрель 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар Көлке көнендә катнашсыз калмадылар
1 апрельнең рәсми аталмасы - Көлке көне. Халык телендә аны "Алдакчы көне" дип тә йөртәләр. Бу көнне бер кем дә катнашсыз калмый: кемдер алдый, кемдер алдана. Ә безнең интернет кулланучыларыбыз нинди "тарих"ка юлыкканнар? Моны аноним сораштыру күрсәтер.
-
Сарман аграр көллияте коллективы концертлары дәвам итә
Сарман аграр көллияте коллективының һөнәри юнәлеш концертлары дәвам итә. Бүген алар Күтәмәле авылы мәдәният йортында халыкның күңелен күрәчәкләр. Башлану вакыты - 18:00 сәгать. Керү ирекле. Район газетасына язылу мөмкинлеге дә бар. Шулай ук укыгыз: Сарманлылар һөнәри юнәлеш концертларында район газетасына да языла алалар
-
Сарман кызы Альбина Нуруллина яңа җиңүләргә омтыла
Альбина Нуруллина Сарман урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укый. Яхшы укуы өстенә, чаңгы спорты белән шөгыльләнә. Альбина безгә үзенең ничек бу төр спортка килүе, ярышларда катнашуы турында сөйләп китте. Альбинаның безгә ниләр сөйләгәнен беләсегез килсә, газетабызның 2 апрель санындагы "IT-яшьләр" махсус сәхифәсен карарга онытмагыз.
-
Сарманлылар район газетасының бар төренә дә языла алалар
1 апрельдән газета-журналларга, шул исәптән район газетасына, 2014 елның икенче яртысына яңа бәяләрдән язылу башланды. Аерым кешеләр өчен "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына ул - 456 сум, оешмалар өчен 462 сум тәшкил итә. Альтернатив язылу бәясе - 180 сум. Бу очракта газетаны редакциядән килеп аласы була. Почта бүлекчәләрендәге абонент тартмаларына...
-
Сарман районында буран булуы ихтимал
Бүген кич белән 2 апрель киченә кадәр Татарстанда кар, юеш кар көтелә, буран булуы да ихтимал. Җил секундына 15-18 метрга кадәр тәшкил итәчәк. Шуның сәбәпле электр белән тәэмин итү һәм элемтә бүлекләрендә аварияләр булырга мөмкин. Кайбер трассаларда юл һәлакәтләре булуы ихтимал, авиарейслар тоткарланырга мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу ихтималы...
-
Чукмарлыдан Ренат Мухановның әнисе Илзирә газета белән төшкән кызыклы фоторәсемнәр конкурсында җиңде
1 апрель уңаеннан без район газетасы белән төшкән кызыклы фоторәсемнәргә конкурс игълан иткән идек. Бүген аның җиңүчесе билгеле булды. Ул - Чукмарлы авылыннан 10 айлык Ренат Мухановның әнисе Илзирә. Кечкенә булуына карамастан, Ренат газетаның рәсемнәрен карарга ярата. Әнисе аның исеменнән безгә шигырь дә юллаган иде: 10 ай гына дип тормыйбыз,...
-
Җәлил китапханәсендә Библио-пресс уздырылды
"Вакытлы матбугат уку - заман белән бергә бару" девизы астында Җәлил бистә китапханәсендә Библио-пресс үтте. Аның темасы "Вакытлы матбугат - синең дустың, ялыңны үткәрергә ярдәм итәр" булды. Матбугат укучылар игътибарына китапханә яздырып ала торган газета-журналлар тәкъдим ителде. Бүгенге көнгә алар кырыкка якын.
-
Сарман балалар бакчаларында чират проблемасы бар
Бүгенге көндә Сарман балалар бакчаларында чират проблемасы бар. Норматив буенча төркемдә 15-20 бала булырга тиеш, ә Сарманда, уртача алганда, бер төркемгә 28 бала йөри. Бу елны 86 бала чыгарыла, 1 сентябрьдә 82 бала килә.
-
Сарман яшьләренең Интернет-аралашуда үз телләре бар
Гадәти сөйләшү, әңгәмә кору вакытында кеше үзенең хис-тойгыларын ишарәләр, мимика, интонация аша белдерә, телефон аша аралашканда сөйләм стиле буенча кешенең кәефен белеп була. Ә менә Интернет-аралашуда бу рольне "смайл"лар башкара. Алар Интернет-аралашуда бик зур урын алып торалар. "Смайл"лар турында күбрәк беләсегез килсә, газетабызның 2 апрель санындагы "IT-яшьләр" сәхифәсен укыгыз.
-
Сарманлылар мопедта курыкмыйча җилдерә алачаклар
Апрель аеннан яңа төр машина йөртү хокуклыгы бирә башлаячаклар. Анда яңа категория "М" кертеләчәк. Әлеге категория мопед, җиңел квадроцикл белән идарә итәргә мөмкинлек бирә. Скутер, тагылмалы автомобиль, автобус хуҗаларына подкатегорияләр дә язылган. Автомат тизлекне алмаштыру тартмасы булган автомобиль йөртү өчен махсус тамга куелачак.
-
Җәлилнең "Красная шапочка" балалар бакчасы "Яшел ут" конкурсында Республика буенча икенче булды
Март ахырында Җәилинең дүртенче санлы "Красная шапочка" балалар бакчасында балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү буенча балалар бакчалары һәм тәрбиячеләре арасында үткәрелүче "Яшел ут" ("Зеленый огонек") конкурсының район этабына йомгак ясалды. Конкурсның төп максаты - балалар катнашында юл һәлакәтләре санын киметү, юл-транспорт травматизмын булдырмау. Районның балалар бакчалары коллективлары конкурста бик актив...