23 февраль 2014 яңалыклары
-
Мортыштамак авылы командасы Каташ Каранда волейбол ярышларында җиңде
Радик Баязитов истәлегенә багышланган турнир киеренке көрәштә үтте. Анда сигез команда катнашты. Беренче урынны Мортыштамак авылы командасы яулады. Икенче урында Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы урнашты, Сарман авылы командасы өченче урынны алды. Ярышны оештыручылар Радик Баязитовның әти-әнисенә истәлекле бүләк тапшырдылар.
-
Каташ Каранда Радик Баязитов истәлегенә волейбол ярышлары уза
Ватан сакчылары көне уңаеннан Каташ Каран авылы мәдәният йортында Радик Баязитов истәлегенә волейбол ярышлары уза. Барлыгы сигез команда катнаша. Хәзерге вакытта Мортыштамак һәм Иске Кәшер авыллары командалары арасында уен бара, исәп - 25:21. Шулай ук укыгыз: Каташ Каранда волейбол ярышлары узачак
-
Сарманда яшәүче Фазуллиннар гаиләсе "Әти белән бергә" фотоконкурсында җиңделәр
Менә безнең чираттагы конкурсыбыз да тәмамланды. Тавышлар моннан соң саналмый. Кызганычка каршы, бик матур булмаган күренеш тә булды: тикшерү Лотфиевлар гаиләсендә тавышлар "накрутка"сы барын күрсәтте. Шуңа күрә алар конкурстан алынды. Ә җиңүчеләребез - Сарманнан Нәфис һәм Ләйсән Фазуллиннар (балалары Гүзәл, Илназ һәм Камил). Фотоконкурс туктатылганда алар 326 тавыш җыйган иде....