2 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Нәкыйп Гатиятуллин Шәрләрәмә мәктәбенә бүләкләр бирде
Яңа ел бәйрәме Шәрләрәмә төп гомуми белем бирү мәктәбе өчен икеләтә куанычлы булды. Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты, геолог, хәзерге вакытта Татар геологик разведкалау идарәсе башлыгы Нәкыйп Гатиятуллин үзе укыган мәктәпкә бәйрәм уңаеннан ноутбуклар бүләк иттте. Күптән түгел ул Шәрләрәмә мәктәбенә зур бүләкләр ясаган иде инде. Укучылар бу бүләккә бик...
-
Сарманда "утыртылган" машиналар җыенын тагын уздыралар
7 январь көнне янә "утыртылган" машиналар җыены узуы көтелә. Мондый чара Сарманда дүртенче мәртәбә үтә икән. Теләгән һәркем җыенда катнаша ала. Җыелу урыны - фонтанлы парк янындагы парковкада 12 сәгатьтә. Син дә читтә калма!
-
Сарман "Старт" чаңгы үзәге ял итәргә чакыра
- Ял көннәрен ничек уздырыйк микән, дип, аптырап өйдә ятмагыз, - диләр "Старт" чаңгы үзәге хезмәткәрләре. - Бездә күңелле ял өчен бөтен шартлар бар.Теләсәгез, чаңгыда йөрегез, теләсәгез, таудан батутта шуыгыз. Тренажер залы да эшли. Прокат хезмәткәре Ләйсән Галимҗанова сүзләренә караганча, үзәктән халык өзелеп тормый. Әле кичә, 1 гыйнварда, ерак дип...
-
Сарман бала тудыру йортында елның беренче сабые туган
1 гыйнвар көнне 13 сәгать 15 минутта Сарман бала тудыру йортында беренче сабый дөньяга аваз салган. Бала - Янурыс авыл җирлегендә - Каташ Каран авылында яшәүче Лиана һәм Марат Камалиевларның бишенчесе. Табиблар әйтүе буенча, малай 2350 грамм авырлыкта, буе - 47 сантиметр. Районда әлегә туучылар башка юк.
-
Сарман сунарчылары ауга чыктылар
Яңа елның беренче көнен күпләр йоклап уздыргандыр, мөгаен. Чөнки бәйрәм төне һәм иртәсе йокысыз үтә. Ә менә Сарманның бер төркем сунарчылары ауга чыгып киттеләр. "Урманда җәнлекләрнең эзләреннән башка берни дә очрамады бу юлы, - ди таныш аучыбыз. Ә быел, гомумән, кыр кәҗәләре, төлкеләр күп". Аучылар төлкеләрне, тиреләрен тапшырыр урын булмагач,...
-
Петровка Завод авылында кибет басканнар
Яңа елга һәркем үзенчә әзерләнә: кирәкле товарлар сатып ала, үзе ризыклар пешерә. Кайбер кешеләр үзләрен мәшәкатьләп тормыйлар: Петровка Завод авылында берәү авылның "Арзан" кибетен баскан. Күрәсең, бәйрәм табынына алкоголь җитмәгәндер, чөнки кибеттән нәкъ менә шул типтагы продукция урланган. Хәзерге вакытта җинаятьче кулга алынган, тикшерү эшләре алып барыла.