8 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда – Сингапур мәгариф хезмәткәрләре
Бүгенге көндә дәүләт белем бирү политикасының өстенлекле бурычы булып яшь буынга сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү тора. Ул белем бирүнең нәтиҗәле алымнары һәм алдынгы технологияләр ярдәмендә тормышка ашырыла. Татарстан Республикасы һәм мәгариф министрлыгының "Татарстан Республикасында белем бирүнең сыйфатын камилләштерү" һәм Сингапур компаниясенең "Edukare International Consultaney" проекты шуңа юнәлдерелгән дә инде....
-
Хәбәрләр 8 октябрь
Хәбәрләр: Омский шәһәрендә олимпия халыкара марафоны үтте. Анда 14 илдән килгән йөгерешчеләр катнашты. Алар 42км.195 метр арада көч сынашты. Ир-атлар арасында 65 кешедән финишка 38нче булып Сарман егете Фәнис Фәретдинов килде. Ул 45-50 яшьлекләр арасында 4нче булды. Тиздзән - Корбан гаете. Күпләр корбан чалдырырга тели. Шуны да искәртеп үтик, ди...
-
Сарман хат ташучылары да конкурста катнаша ала
"ТАТМЕДИА" ачык акционерлык җәмгыяте почтамтлар һәм почта хезмәткәрләре арасында 2014 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру буенча конкурс игълан итте. Төп призның нәрсә буласы әлегә билгесез, тик ул саллы булырга охшаган. Әйдә, катнашыгыз әле, хат ташучылар. Бәлки, ул приз нәкъ менә сезнеке булыр.
-
Каташ Каран авылында Өлкәннәр көненә багышланган кичә узды
Каташ Каран авылы мәдәният йортында өлкәннәр көненә багышланган "Чын күңелдән" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Кичә күңелле җырлар, матур биюләр, ялкынлы шигырьләр, котлаулар белән үтте. Килгән өлкәннәр күңел ачып, бик рәхмәтле булып кайтып киттеләр. Бәйрәмдә оештырылган күргәзмәдә "Оста кулда һөнәр бар" бәйләү түгәрәгенә йөрүчеләрнең кул эшләре белән таныштылар. Кичә чәй...
-
Сарман районында чөгендер вакытында алынып бетергә тиеш
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов калган шикәр чөгендерен 15-20 көндә алып бетерү бурычын куйды. Хәзерге көндә Сарман районында 7760 гектар чөгендер игелгән, аның 4890 гектары алынган. Шушы темплар белән эшләсәләр, районда шикәр чөгендере 15-16 көндә алынып бетергә тиеш.