САРМАН
  • Рус Тат
  • 29 август 2013 яңалыклары

    • 29 август 2013 - 12:35
      Сарманлылар артыграк ял итәчәкләр
      Татарстанда, Республика көне уңаеннан, 30 август ял көне, дип игълан ителде. Нәтиҗәдә, татарстанлылар, шул исәптән Сарманлылар, 3 көн ял итәчәк - 30, 31 августта һәм 1 сентябрьдә. Сезгә уңышлы яллар телибез, бу көннәрне файда белән үткәрерсез дигән өметләр белән калабыз!
      608
      0
      0
    • 29 август 2013 - 12:26
      Сарман мәктәпләрендә "Беренче кыңгырау" 2 сентябрьдә яңгыраячак
      2013 елда 1 сентябрь якшәмбегә туры килү сәбәпле, Белем көне уңаеннан Сарман районы мәктәпләрендә тантаналы линейка 2 сентябрьдә узачак. Бу уку елында район мәктәпләрендә беренче сыйныфка 367 бала укырга керә.
      573
      0
      0
    • 29 август 2013 - 12:16
      Сарманда бүген бәйрәм
      Исегезгә төшерәбез: бүген сәгать 19.00да Сарман ял паркында Республика көне уңаеннан зур концерт узачак. Концерттан соң дискотека планлаштырыла, сәүдә нокталары эшличәк. Килми калмагыз! Күңелле булачак!
      491
      0
      0
    • 29 август 2013 - 10:59
      Ләке керәшеннәренә шаккаттылар
      Ләке мәдәният йорты каршында эшләүче "Игәнә" халык фольклор ансамбле 28 августта Башкортстанның Бакалы районында узган Изге Троицк храмының 100 еллыгына багышланган Төбәкара Троицк фестивалендә уңышлы чыгыш ясап, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар. Афәрин, игәнәлеләр!
      540
      0
      0
    • 29 август 2013 - 09:15
      Сарманлылар өчен сентябрь аена намаз вакытлары
      2013 ел Сентябрь аена намаз вакытлары 1434 ел Мил көн Атна көне Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы Һиҗри көн 1 Якшәмбе 03:45 05:35 12:35 17:00 19:23 21:16 25 2 Дүшәмбе 03:47 05:37 12:35 16:58 19:21 21:12 26 3 Сишәмбе 03:50 05:39 12:35 16:56...
      1445
      0
      0
    Реклама