Мал-туарларын көтүгә озату белән, авыл халкы эшкә җыена башлый. Күбесе машиналарына утырып, Сарман, Җәлил, Чаллы һәм Әлмәткә юл тоталар. Авылларында гына калырлар иде дә, колхозлар таратылган, мәктәпләр ябылган. Авылда эш юк.
Бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе - эшсезлек. Дөньяда 2013 нче елда эшсезләр саны 207 миллион дип исәпләнә, шуның...