Коткаручы 325 грамм
Статистика күрсәткәнчә, дөньяда һәр өч кешенең берсе кан доноры ярдәменә мохтаҗ.
Россиядә ел саен донорлардан дүрт миллион тапкыр кан яки кан плазмасы алына. Кан бирүчеләрнең күпчелеген туганнарына, якын кешеләренә ярдәм итәргә теләүчеләр тәшкил итә икән. Кан биргән өчен өстәмә ял көннәре, акча алуны алга куючылар да бар....