13 июнь 2013 яңалыклары

  • 13 июнь 2013 - 11:23
    Бүген соңгысы
    Чыгарылыш сыйныф укучылары бүген, ниһаять, соңгы сынау аша уздылар. Без алар белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек. Кәефләре шәп, рухлары күтәренке иде. Барысы да бертавыштан: "Шатланып чыктык, җиңеллек сизелә", - дип җавап бирделәр. Хәзер инде алар тыныч күңел белән чыгарылыш кичәсенә әзерләнәләр. Аларга уңышлар теләп калабыз!
    391
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 10:33
    Яшен суккан
    12 июньдә Урта Кәшер авылында яшәүче Гыйләҗев Рифнең сараен яшен сугып, янгын чыга. Урынга, хәбәр алып 4 минут узуга, Иске Кәшердән ирекле янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Ул вакытта ут мунчага да үрләгән була. Ирекле янгын сүндерүчеләр һәм 131 нче янгын часте хезмәткәрләре ачык утны 10 минутта сүндерәләр, өйгә, күршеләргә күчүенә...
    526
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 09:53
    Халык сүзе хикмәтле
    Ике нәрсә кешене картайтмый: берсе - изге эш, икенчесе - изге сүз.
    873
    0
    0
  • 13 июнь 2013 - 06:07
    Диспансерлаштыру быел яңача үткәрелә
    Район үзәк поликлиникасында халыкны диспансерлаштыру башланды. Быел аны 3350 кеше узарга тиеш. Аның башка еллардагыдан аермалы яклары бар. Диспансерлаштыруны кемнәр үтә ала, аның максаты нинди һәм поликлиникага мөрәҗәгать итүчеләр нәрсәләрне белергә тиешләр? Район үзәк хастаханәсе баш табиб урынбасары Алсу Исламова белән бүгенге әңгәмәбез - шул хакта. - Әйе, чыннан да,...
    481
    0
    0
Реклама