САРМАН
  • Рус Тат
  • 16 ноябрь 2012 яңалыклары

    • 16 ноябрь 2012 - 06:03
      “Микрофинансирование”гә кил
      "Микрофинансирование"гә кил Район үзәгендә почта бинасында урнашкан пенсионерларга вакытлыча акча бирә торган "Микрофинансирование" үзәге бар. Бик уңайлы. Анда эшли торган хезмәткәрләр бик ачыклар, кайчан барсаң да, якты йөз, тәмле тел белән каршы алалар. Яхшылап аңлатып, тиз арада кирәк кадәр акча биреп җибәрәләр. Райондашлар, кайдан акча алыйм, дип, аптырап йөрмәгез, шушы...
    • 16 ноябрь 2012 - 05:57
      Подписка дәвам итә
      "Сарман" газетасына 2013 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә. Аңа язылу бәясе - аерым кешеләр өчен 261 сум 30 тиен, оешмаларга - 271 сум 32 тиен. Газетага редакциягә килеп тә язылырга мөмкин. Ул чагында аның бәясе - 126 сум 90 тиен һәм газетаны редакциядән килеп аласы була. "Сарман" - һәркем...
    • 16 ноябрь 2012 - 05:52
      Котларга ашык
      Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә без Аналар көнен билгеләп үтәбез. Безгә гомер биргән, кадерләп-назлап үстергән әниләребезгә карата һәркайсыбызның күңел түрендә иң җылы хисләр йөри, аларны яратуыбыз чиксез. Бәйрәм уңаеннан әниләрегезгә, әбиләрегезгә, хәләл җефетләрегезгә изге теләкләрегезне газетабыз һәм радио дулкыннары аша да ирештерә аласыз, хөрмәтле райондашлар. Әйдәгез, яратуыбызны белдереп, аларны тагын бер сөендерик...
    • 16 ноябрь 2012 - 05:46
      Билет иясен көтә
      Октябрьнең 15еннән 20сенә кадәр газетабызга 2013 нче елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында 21 нче ноябрьдә район мәдәният йортында булачак Буа сатира театры тамашасына билет уйнатачакбыз, дигән идек. Бүген ике кешелек чакыру билетына ия булучының исемен хәбәр итәбез: ул - Сарманнан А.Гайфетдинов (Ленин урамы, 16 нчы йорт, 6 нчы фатир). Билетны...
    • 16 ноябрь 2012 - 05:35
      «Балаларга – автокресло!»
      Россия Федерациясе ЮХИДИе Россия автоиминиятләүчеләр союзы белән берлектә 3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр балалар өчен махсус авто-креслолар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән шул исемдәге киң масштаблы социаль кампания уздыра. Балалар - юл хәрәкәтенең иң якланмаган категориясе. Аларда үз-үзеңне саклау инстинкты әле тиешле дәрәҗәдә үсеш алмаган була. Әгәр дә алар юл һәлакәтендә катнашучы...
    • 16 ноябрь 2012 - 05:18
      Даның кайта, Сарман икмәге
      Өлкән һәм урта буын сарманлылар хәтерлиләрдер: моннан 30 еллар чамасы элек, 70 нче елларда, Сарман икмәге бөтен әйләнә-тирәдә данлыклы булган. Район аша үткән юлчылар да, туктап, күпереп пешкән хуш исле Сарман икмәген ала торган булганнар. Ә кунакка барганда, ул иң кадерле күчтәнәч булып саналган. "Ул чактагы Сарман икмәгенең хуш исе...
    Реклама