17 февраль 2017 яңалыклары
-
"ТАТМЕДИА" җәмгыяте үткәргән конкурста җиңүчеләр арасында сарманлылар да бар
Бүген "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте матбугатка язылучылар арасында призлар уйнатты. Исегездә булса, "ТАТМЕДИА" үткәргән акциядә 2016 елның 30 декабренә кадәр җәмгыять чыгара торган өчтән дә ким булмаган матбугат язылучылар телевизор ота ала иде. Җиңүчеләр арасында безнең райондашларыбыз да булды. Фәһимә Мөхәммәтшина савыт-саба җыелмасы отты. Районның иң актив матбугатка язылучысы - Резедә...
-
Карашай Саклауда Муса Җәлилгә багышланган дәрес-викторина узды
15 февральдә Карашай Саклау мәктәбендә авыл китапханәсе белән бергәлектә Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган дәрес-викторина үтте.
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Әлмәт авылыннан Гаяз Мостафин
"Дембель альбомы" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Әлмәт авылыннан Гаяз Мостафин. Ул 1960-1963 елларда өч ел Симферополь шәһәрендә ракета гаскәрләрендә хезмәт иткән.
-
Җәлилдә Рәфкать Кәраминың юбилее уңаеннан фәнни бәйге оештырыла
18 февральдә - якташыбыз Рәфкать Кәраминең 75 яшьлек олуг юбилее. Шушы уңайдан Җәлил бистәсенең икенче санлы мәктәбендә аның иҗаты буенча "Кәрами укулары" дип аталган фәнни бәйге оештырыла. Бәйгене йомгаклау тантанасына Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты галимнәре чакырулы. Укуларның 1 нче турына барлыгы 184 эш кабул ителде....
-
Ләкенең "Иганә" ансамбле турында "Түгәрәк уен" альманахына язганнар
Кулыбызга «Түгәрәк уен» татар халык иҗатын яктыртучы мәгълүмати-популяр альманах килеп эләкте. Беренче битендә «нинди таныш йөзләр соң бу?» дип карасак, үзебезнең Ләке авылы «Иганә» ансамбле икән! Әлеге ансамбльне белмәгән кеше сирәктер. Анда катнашучылар җырлыйлар да бииләр лә, төрле милли бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар, бәйрәмнәрдән дә читтә калмыйлар. Гомумән әйткәндә, бик...
-
Карашай-Саклау балалар бакчасында семинар-практикум үтте
Кичә Карашай-Саклау балалар бакчасында Сарманның "Кояшкай" база мәйданчыгында "Акыл кадере әдәп белән" темасы астында чираттагы семинар-практикум үтте. Семинарның көн тәртибе: 1. Белем һәм тәрбия бирүдә яңа алымнар үзләштерү. Укыту-методик җыелмасын кулланып, белем бирү эшчәнлеге. 2. "Балаларга гаиләдә эстетик тәрбия бирү" дигән чыгыш. 3. "Иң яхшы лэпбук" конкурсына йомгак ясау.
-
Сарманда "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары узды
Бүген Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә "Татарстанның чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия чаңгы ярышлары үтте. Өлкәннәр "Өченче яшь" номинациясендә ярыштылар, җитәкчеләр арасында VIP-узыш булды, яшь буенча төркемнәргә бүленгән ярышчылар узыштылар. Җиңүчеләргә һәм призерларга мактау кәгазьләре, медальләр, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Ярышларда иң өлкән һәм иң кече спортчыларны "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе тарафыннан...
-
Матбугат үзәгеннән көн рецепты – кабак-кукуруз боткасы
Сезгә кабак-кукуруз боткасы рецептын тәкъдим итәбез. Кирәк булалар: - кукуруз ярмасы; - кабак; - шикәр; - тоз. Кукуруз ярмасын юдыртабыз һәм салкын суга 2 сәгатькә салабыз (төнгә калдырсагыз да була). Ярманы суда тоту ботка пешерү вакытын күпкә кыскарта. Бераз тозлы суда яңа яки катырылган кабак кисәкләрен 5 минут пешерәбез. Тәм...
-
Сарайлы мәктәбендә әфганчы Рамил Мирзаханов белән очраштылар
Сарайлы мәктәбендә әфганчы Рамил Мирзаханов белән очраштылар.
-
Район Советының чираттагы утырышы 22 февральдә булачак
22 февральдә район мәдәният йортында муниципаль район Советының чираттагы утырышы була. Аның көн тәртибенә кертелгән мәсьәлә: Сарман муниципаль районының 2016 елда социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында. Башлана: 13.30 сәгатьтә.
-
"Дембель альбомы" конкурсы. Урта Кәшердән Равил Сәгыйдуллин
"Дембель альбомы" конкурсында чираттагы катнашучыбыз - Урта Кәшер авылында яшәүче Равил Сәгыйдуллин. Аның турында безгә оныгы Булат Харисов язып җибәрде. - Бабам моннан 42 ел элек Германиянең Дрезден шәһәрендә 2 ел хезмәт итеп кайткан. Бүгенге көндә дә аның дембель альбомы иң кадерле истәлек булып саклана. Бабам оныкларына, ягъни, безгә дә,...
-
Ветераннар "Сарман" кинотеатрында "Тутык кыңгырау" фильмын карадылар
Кичә ветераннар "Сарман" кинотеатрында "Тутык кыңгырау" кинофильмын карадылар. Фильм үз эченә алган өлкәнәеп барган классташларның еллар узгач, үзләренең белем алган мәктәпләрендә очрашып-күрешүләрен карап, "үз яшьлегебезгэ кайткан кебек булдык", - дип калдылар чәчләренә чал кунган ветераннар.