15 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сарманлылар интернет-конкурста катнаша алалар
2014 елның 15 октябреннән 15 декабренә кадәр "Бу дөнья нинди матур!" ("Как прекрасен этот мир!") дигән үзешчән рәссамнар декоратив-кулланма иҗат осталары интернет-конкурсы үтәчәк. Анда мәктәпкәчә учреждение, мәктәп, лицей, гимназия, көллият укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары, балалар сәнгать мәктәбе укучылары, үзешчән рәссамнар, дизайнерлар, декоратив-кулланма иҗат осталары катнаша алалар. Конкурс...
-
Район мәктәпләре укучылары "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектында катнаша алалар
"Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" ("Культурный дневник первоклассника") дип исемләнгән мәдәни-мәгариф проект Татарстан Республикасында 2014-2015 уку елы эчендә беренче сыйныф укучылары өчен тормышка ашырыла. Ул 2014 елның 1 октябреннән 2015 елның 26 маена кадәр дәвам итәчәк. Проектта беренче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнаша алалар. Ул төрле номинацияләрдән торачак. Проектның...
-
Район үзәк китапханәсендә Хәтер көне үтте
1552 нче елның октябрь аенда Явыз Иван гаскәре Казан ханлыгы башкаласы Казанны ала. Татарлар Казанны һәм дәүләтчелеген югалта. Хәтер көне - Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан Сарман Үзәк китапханәсендә "Гасырлардан килгән аваз", "Аянычлы тарих" дип исемләнгән китап күргәзмәләре эшли. Күрмәзмәләрдә шул...
-
Янурыс авыл җирлегендә өйрәнүләр узды
Янурыс авыл җирлегендә эвакуация вакытында кешеләрне кабул итү һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча өйрәнүләр уздырылды. Аның буенча киңәшмә сентябрь аенда Каташ Каран авылында үткән иде. Тулы фоторепортажны Сарман муниципаль районы порталыннан карагыз.