3 октябрь 2014 яңалыклары
-
Сарман мәчетләрендә укулар башлана
Сарманның ике мәчетендә дә 6 октябрь - дүшәмбе көнне укулар башлана. Яңа төркем укучыларын "Тәүфыйк" мәчетендә: хатын-кызларны һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе - 18:00-20:00, "Җәмигъ" мәчетендә: ир-атларны һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе - 18:00-20:00, хатын-кызларны һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе - 18:00-20:00 сәгатьләргә көтеп калалар.
-
Районда "Җәяүле кичүе" операциясе бара
Ул машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә юл бирмәүләрен, шулай ук җәяүлеләрнең тиешле булмаган урыннарда юлны аркылы чыгуларын кисәтүне күздә тотып уздырыла. Чара 10 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Дания Сәгъдәтованың "Сарман таңнары" җырына видеоклип төшергәннәр
Сарман кызы Дания Сәгъдәтова җыр белән шөгыльләнә. Аның "Сарман таңнары" җырына видеоклип төшергәннәр.
-
Районда "беренче кар" төште
Беренче кыш аена ике айга якын вакыт калса да, кар хәзер үк ява башлады. Әлбәттә, ул озакка түгел, әле никадәр җылытып, никадәр суытачак. Тик, шулай да, кышның төп билгесе урамнарда күзгә күренеп ята. Безнең район да читтә калмады.