САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Районның ике ветеранына “Сарман муниципаль районының шәрәфле гражданы” исеме бирелде

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Сарман районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улы белән Исмәгыйлов Габделәхәт Гыйльфанетдин улына “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы” юбилей медален тапшырды.

Район башлыгы Фәрит Хөснуллин ветераннарыбызга “Сарман муниципаль районының шәрәфле гражданы” күкрәк билгесе, дипломы һәм таныклыгы тапшырды. Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов та геройларыбызга батырлыклары өчен рәхмәтләрен белдерде, кадер-хөрмәттә сәламәт яшәүләрен теләде.
- Ил-көннәребез тыныч булсын, сугышлар кабатланмасын, без күргән авырлыкларны яшь буынга күрергә язмасын, - диделәр ветераннар.
Шәрипҗан Әхмәтҗан улы бүгенге көндә Илексаз авылында кызы Фәридә апа тәрбиясендә гомер итә. Ветеран узган елның 10 июнендә гасырлык юбилеен билгеләп үтте. Дәһшәтле сугыш елларының тере шаһиты булган, Ленинград чолганышын кичкән ветеран Бөек Җиңүне Германиядә каршы ала. Сугыш тәмамлангач та, аңа ике ел хезмәт итәргә туры килә әле. Шәрипҗан абыйның күкрәген бүгенге көндә күпсанлы орден-медальләр бизи. Алар арасында Бөек Ватан сугышы ордены, “Хәрби казанышлары өчен”, Жуков, “Ленинград оборонасы өчен”, “Күпьеллык тырыш хезмәте өчен”, “Хезмәттәге аерымлык өчен” һәм бик күп юбилей медальләре бар.
Габделәхәт абый Азнакай районы Кызыл Чишмә авылында гаиләдә бишенче бала булып туа. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннан 15 яшьлек яшүсмерне Казанга ФЗӨгә сугыш өчен станоклар ясарга җибәрәләр. 1944 елның 7 ноябрендә Кызыл Армия сафларына алына ул. Шул елның беренче декабрендә аларны частьларга тараттылар. Ул Таҗикстан заставасына туры килә. Аларны алгы сафка керергә резервта тоталар. Чикне һәм хәрби тоткыннарны саклыйлар. Сугыш тәмамлангач, 1948 елны Ашхабадта җир тетрәү җимереклекләрен төзәтергә шунда озаталар. 1951 елның 15 апрелендә генә Габделәхәт абыйга кайтырга приказ була. Шулай итеп, 7 ел хезмәт итеп кайта ул. Аннан Буралы авылында колхозда хезмәт юлын башлый, шуннан нефть өлкәсенә китә. Фидакарь хезмәте югары бәяләнеп, “Коммунистик хезмәт ударнигы”, “IX бишьеллык ударнигы” исемнәренә лаек була. Бүгенге көндә ветеран Куҗак авылында кызы Рәйсә апа гаиләсендә тәрбияләнә.
Бөек Җиңүгә өлеш керткән ветераннарыбызны яшьармиячеләр дә тәбрикләделәр, матур җырларын, хезмәт иткән гаскәрләре белән бәйле истәлекләр бүләк иттеләр һәм шигырь юллары аша ветераннарыбызга дан-хөрмәт җырладылар:
Илгә дан китергән тынмас җаннар,
Сезгә тиеш әле бик күп язлар,
Сезгә тиеш әле бик күп назлар.
Борчылмагыз, үсеп кенә
Батырларның оныклары,
Бабайларның батырлыгын
Бер малай да онытмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев